Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Узган ел район юлларында 10 кешенең гомере өзелде

Бүген район хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә узган елга нәтиҗә ясалды. Агымдагы елның бурычлары билгеләнде.

2019 нчы елда Актаныш районы территориясендә барлыгы 31 юл–транспорт фаҗигасе теркәлде (узган ел – 34), шуларда 10 кешенең гомере өзелде (узган ел – 8), 30 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды (узган ел – 39). 2018 нче ел белән чагыштырганда тән җәрәхәте белән булган аварияләр саны 9 кешедән 3 кешегә кимесә дә, үлүчеләр саны белән 2 кешегә арту теркәлгән.

Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саныннан күренгәнчә:

 1. Мәскәү-Уфа федераль юлында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булган, 2 кеше тән җәрәхәтләре алган (узган ел – 12-5-10). Әлеге юлда 7 станционар камера урнаштырылган, ел барышында 87617 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. 

2. Региональ юлларда 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, 18 кеше тән җәрәхәте алган (узган ел – 13-3-19);

3. Торак пунктларда 8 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән (6 сы Актанышта, 1се Пучыда һәм Тат. Ямалыда – 1), нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 9 кеше тән җәрәхәтләре алган (узган ел – 9-0-9);

undefined

   Районда юл-транспорт һәлакәтләренең зур өлеше региональ  юлларга туры килә, анда 18 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 6 кеше үлгән, 18 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда район юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең саны 5 кә, һәлак булучылар саны 3 кешегә арткан, яралылар саны 1 кешегә кимегән.

   Әлеге автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, көн саен авария участокларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү приборлары куела, юл-транспорт фаҗигаләре еш була торган урыннарга өстәмә рәвештә юл-патруль хезмәте экипажы чыгарыла.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре:

Реклама

    - 19  очрак конкрет һава-торышы шартларында тиешле тизлек режимы кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, 21 кеше тән җәрәхәте алды;

- 6 очрак җәяүлеләр гаебе белән теркәлде, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган;

- 2 очрак тик торган транспорт чарасына килеп бәрелү аркасында 1 кеше һәлак булган, 1 кеше тән җәрәхәте алган;

- 1 очрак юл кисешендә бер-береңә юл бирмәү кагыйдәсен бозу нәтиҗәсендә, 1 кеше тән җәрәхәте алган;

- 1 очрак юлның каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган;

- 1 очрак тиешле аралык кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 3 кеше тән җәрәхәтләре алган;

- Машина йортүче гаебе белән җәяүлене бәрдергән 1 очрак теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше тән җәрәхәте алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев