Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

В. И. Ленин һәйкәленә чәчәк салырга чакырабыз

Даһиебыз В.И.Ленинның тууына 22 апрельдә 146 ел. Аның инициативасы белән Россиядә дәүләт төзелешендә гаделлекне яклаучы коммунистлар партиясе төзелде. Ләкин коммунистлар партиясенең эшчәнлеген туктатып, параллель рәвештә социалистик системабызны да жимерделәр. Дәүләт казнасына тупланган гомуми байлык һәм Совет халкы төзегән мөлкәт арзан бәядән яки бөтенләй бушка экстремистлар капиталына күчте. Эшче халыкның хезмәт...

Даһиебыз В.И.Ленинның тууына 22 апрельдә 146 ел.
Аның инициативасы белән Россиядә дәүләт төзелешендә гаделлекне яклаучы коммунистлар партиясе төзелде. Ләкин коммунистлар партиясенең эшчәнлеген туктатып, параллель рәвештә социалистик системабызны да жимерделәр. Дәүләт казнасына тупланган гомуми байлык һәм Совет халкы төзегән мөлкәт арзан бәядән яки бөтенләй бушка экстремистлар капиталына күчте. Эшче халыкның хезмәт хаклары белән олигархларның, бай түрәләрнең хезмәт хаклары аермасы мең мәртәбәләр белән чагылыш бирә башлады.
Базарлардагы товарлар муллыгыннан файдаланалган сатып алучы, төенчегенә тутыралган нигъмәтләре белән куанып, олигархларның һәм бай түрәләрнең харам байлык туплаулары белән кызыксынмыйлар. Күпләр хезмәте белән булдырылган гомуми байлыкның дәүләт казнасына гына тупланырга тиешлеген дә аңламыйлар.
Эш урыннарыгызда намуслы хезмәтегез белән кыйммәтләр житештергән Советлар чоры коммунистлары кайда сез бүген? Үзгәртеп кору җилләре гаделлек сөйгән тойгыларыгызны зиһеннәрегездән туздырып алып чыгып киттеме, әллә сез дә гаделлек сөймәс булдыгызмы?
Бүгенге болганчык сәясәттә сезнең дә тавышыгызны ишетергә иде. Шул уңайдаң КПРФның район комитеты даһиебыз В.И. Ленинның туган көнен искә алып, 22 апрель көнне иртәнге 10 сәгатьтә аның һәйкәленә венок салуны оештыра. Теләктәшлек белдерәсегез килсә, билгеләнгән вакытка рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев