Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Вагыйзова апа“ юбилеен каршылый

10 ел дәвамында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясендә хезмәт куйган Фәһиянур Зыя кызын яшүсмерләр, яратып, шулай дип йөрткән. Хәзер инде үзләре бишенче дистәләрен вакласалар да, һаман шулай дип килеп эндәшәләр икән. "Усал булсаң да, гадел идең син, Вагыйзова апа", диләр алар миңа, - дип сөенә...

10 ел дәвамында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясендә хезмәт куйган Фәһиянур Зыя кызын яшүсмерләр, яратып, шулай дип йөрткән. Хәзер инде үзләре бишенче дистәләрен вакласалар да, һаман шулай дип килеп эндәшәләр икән. "Усал булсаң да, гадел идең син, Вагыйзова апа", диләр алар миңа, - дип сөенә Фәһиянур апа бүген. - Тормышта үз урыннарын тапканнар, хәләл хезмәт белән көн күрәләр, тайгак юлга кереп китмәгәннәр икән - монда минем дә өлешем бар бит, дип шатланам. Димәк, йокысыз төннәр, янып-көеп эшләүләр бушка булмаган."
Кечкенәдән мөгаллим һөнәренә кызыгып үскән кызның, Минзәлә педучилищесын тәмамлап, белем бирү тармагында эшләве 8 елга гына сузыла. Иске Семиостров, Югары Яхшый, Татар Суыксуы мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта ул. 1977 елдан исә тарих укытучыларына хокук белеме дәресләрен дә бирәләр. Дәреслекләр юк, материал аз, мәгълүмат җитми. Нәкъ шул вакытта аны балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенә хезмәткә чакыралар. "1-2 ел гына эшлим дә, рәхәтләнеп укытырлык мәгълүмат туплап кайтам", - дип киткән кыз башы-аягы белән яңа хезмәткә чума. "Шул ук балалар, яшүсмерләр белән эшлисе булгач, мәктәптән бик аерылган кебек тә хис итмәдем үземне. Әмма, хәтерлим әле, Ленинградка (хәзерге Петербург) барып, Эрмитажда йөргәндә, эх, укучыларны алып килеп, аларга да күрсәтергә иде бу матурлыкны, фотога төшереп алып кайтырга иде дип, һаман укучыларны уйлый идем", - дип сөйли ул.
1988 елдан 12 ел дәвамында район паспорт-виза бүлекчәсен җитәкли Фәһиянур Вагыйзова. "Кайда гына эшләсәң дә, хезмәтеңнең бер уңай ягын күреп, эшкә гашыйк булырга кирәк. Монда да тынгысыз хезмәт: документлар белән кайнашудан тыш, мигрантлар белән эшлибез, төнге рейдларга чыгабыз. Бар күңелемне биреп эшләдем", - ди Фәһиянур апа. "Эчке эшләр министрлыгының почетлы ветераны", "Милиция отличнигы" күкрәк билгеләре, күп санлы медальләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары Фәһиянур Зыя кызының фидакарь хезмәте, ихлас тырышлыгы, эзләнүчән тынгысыз күңеле, вакыт белән исәпләшми эшләве хакында сөйли. Җәмәгать эшләре, шулай ук, аның тормышының аерылгысыз бер өлеше: район эчке эшләр бүлегенең партия оешмасы секретаре, иптәшләр суды рәисе, хатын-кызлар советы җитәкчесе... Ике мәртәбә район Советына, берничә тапкыр Актаныш авыл һәм бистә Советына депутат булып сайлана.
Лаеклы ялга чыккач, әнисе Гайнелҗинан апаны Карт авылыннан алып килеп, тәрбияләп, соңгы юлга озаткач, ике кулыма бер эш булса иде, дип йөргән вакытында аны "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе итеп чакыралар. Анда 5 ел хезмәт куя, соңрак Актаныш авыл җирлегендә җәмәгать тәртибен саклау буенча терәк пункты җитәкчесе булып эшли, дружиначылар эшчәнлеген нәтиҗәле оештыра.
Хезмәттән киткәч, бер ара Фәһиянур апа Алабуга шәһәрендә сеңлесе янында яшәп карый. "Сабырым бик азга җитте. Анда урамнары да шыксыз кебек, сөйләшер-серләшер дус-иптәш юк. Актанышны сагынып кайттым. Матур бит безнең Актаныш. Урамда һәр кеше таныш, ерактан елмаеп киләләр, исәнләшеп, хәлләрне сорашалар, монда миңа, шагыйрь әйтмешли, бар да якын, бар да үз", - ди Фәһиянур апа. Актанышлыларның хөрмәтен тоеп, күңел тынычлыгы, тән саулыгында яшәргә, иман ныклыгы, җан рәхәте белән гомер итәргә язсын Сезгә, Фәһиянур Зыя кызы.
Юбилеегыз мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев