Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вак бәлеш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан вак бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

Әче камыр: 30 г чүпрәне 500 мл җылы суда (яки сөттә) җебетәбез, 50 г шикәр комы, 50 г атланмай яки үсемлек мае, 12 г тоз салып болгатабыз, 400–450 г он өстибез. Камыр басып, кабартырга куябыз, күтәрелә башлагач баскалап алып, 2–3 тапкыр кабат кабартабыз.

Эчлек өчен: ит – 70 г, дөге – 12–15 г, башлы суган – 20 г, сары май – 15 г, тәменчә тоз, борыч, өстен майлау өчен йомырка.

Эш барышы: Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алганнан соң, тишекле чүмечкә салып, өстенә кайнар су агызабыз. (Шулай эшләгәндә, дөге таралып торачак.)

Майлы итне, сөякләреннән аерып, ике тапкыр иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа бүрттерелгән дөге, вак итеп турап кыздырылган суган, тоз, борыч һәм аз гына май өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.

Реклама

Әче камырны, 90 г чамасындагы кисәкләргә бүлеп, чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Һәр җәймәнең уртасына 100 г эчлек салып, кырыйларын күтәртеп, бөреп куябыз. Өстен 5 см чамасы ачык калдырып, аны юка камыр белән каплыйбыз. 10–15 минут кабартып, су һәм чи йомырка катнашмасы белән майлыйбыз да 30–40 минутка мичкә тыгабыз.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев