Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вакансияләр булып тора

Ай саен районда вакансияләр ярминкәсе үтә. Биредә эш эзләүчеләр һәм эшчеләргә мохтаҗ оешмалар вәкилләре катнашып, үзләренә кулай юлны сайлый алалар. Соңгы вакансияләр ярминкәсеннән соң, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиевтән җирлектәге вәзгыять белән таныштыруын үтендек. - Бүгенге көндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 39...

Ай саен районда вакансияләр ярминкәсе үтә. Биредә эш эзләүчеләр һәм эшчеләргә мохтаҗ оешмалар вәкилләре катнашып, үзләренә кулай юлны сайлый алалар. Соңгы вакансияләр ярминкәсеннән соң, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиевтән җирлектәге вәзгыять белән таныштыруын үтендек.
- Бүгенге көндә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 39 эшсез исәптә тора. Шуларның 13е -югары, 20се - махсус урта, 6сы урта белемле. 22се - хатын-кыз, калганнары ир-атлар.
- Һөнәрләренә килсәк...
- Күбесе шәфкать туташлары, педагоглар, терлекче-савымчылар.
- Соңгы тапкыр үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә эш эзләүчеләр яки эшче эзләүчеләр күп булдымы?
- Ахыргысында эшче кирәк булган 5 оешма һәм эш эзләүче 15 кеше катнашты.
- Нинди эшләр сорыйлар?
- Күбрәк каравылчы, шофер булып эшкә керергә телиләр. Шуны да әйтергә кирәк, хәзер районда вакансияләр күп түгел. Районда 427 оешма-предприятие булып, шуларның 25е генә безгә вакансия бирә.
Әлегә 44 вакансия урыны бар. Алар арасында күбрәк терлекчеләр, машинист-операторлар, балта осталары, табиблар, шәхси предприятиеләргә сатучылар кирәк.
- Вакансияләр ярминкәсе ярдәмендә эшкә урнашучылар бармы?
- Соңгысында бер кешегә - балта остасы, бер кешегә Актаныш агрегат заводына слесарь булып эшләргә юллама бирелде. Әгәр дә әйбәт кенә эшләп китсәләр, алар безгә килеп хисап бирәләр. Сүз дә юк, ике генә кешене эшле итү бик аз.
- Ә эш эзләүчеләрнең калганнары...
- Кеше хәзер җайлы һәм күп акча түләнә торган эш эзли. Бездәге вакансияләр кайбер эш эзләүчеләрнең һөнәренә туры килми. Җәй көне вакытлыча эшкә урнаштыруны сорап студентлар килә. Узган ел укуын тәмамлаган бер студентны "Ташкын" хуҗалыгына урнаштырдык. "Вакытлыча эш" программасы нигезендә дүрт ай дәвамында аның хезмәт хакының яртысын түләп тордык. Ул хәзер дә шунда эшли.
- Электән эшләп килгән программаларыгызга яңалары өстәлмәдеме?
- Кризиска каршы программа кысаларында, инвалидларны эшкә урнаштыру буенча махсус программа эшли башлады. Безгә 6 квота бирелгән иде. Шуның нигезендә, мөмкинлекләре чикләнгән 6 кешене хуҗалыкларга каравылчылар итеп урнаштырдык. Башка программалар да эшләвен дәвам итә. Оешма-предприятиеләр вакансияләре турында безгә үз вакытында хәбәр итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев