Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вакытында түләнмәгән бурыч тау булып өелә

Районда пенсиянең уртача күләме 8721, 59 сум. Узган ел дәвамында район буенча пенсия һәм социаль түләүләр күләме 1 млн 048 мең 780 сум тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматлар район пенсия фондының хисап җыелышында җиткерелде. Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белгече Татьяна Корсукова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча...

Районда пенсиянең уртача күләме 8721, 59 сум. Узган ел дәвамында район буенча пенсия һәм социаль түләүләр күләме 1 млн 048 мең 780 сум тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматлар район пенсия фондының хисап җыелышында җиткерелде.
Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белгече Татьяна Корсукова, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева, әлеге сөйләшүдә катнашып, коллективның уңай эшчәнлеген билгеләп киттеләр. Ә ел дәвамында башкарылган эшләр слайдларда күрсәтелеп, һәркемгә биш бармагыдай күренеп торды. Район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Дилшат Әмирҗанов 2014 елда ясалучы индексация белән дә таныштырды.
Хезмәт пенсияләре 1 февральдә 6,5 процентка артты. Икенче мәртәбә 1 апрельдә хезмәт пенсияләре - 2 процентка, социаль пенсияләр - 6 процентка, айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 5 процентка артачак. Шулай ук, 1 апрельдән дәүләт пенсияләренә индексация үткәрү планлаштырыла. Август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәпләү үткәрелә.
Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә дә пенсия фондының үз өлеше бар. 256 нчы Федераль закон нигезендә 1443 гаилә ана капиталы сертификатын алу хокукына ия булган. Шулардан 1244 гаилә ана капиталы сертификатын тулысынча файдаланган. Барысы да аны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән.
- Һәр квартал саен 485 эш бирүчедән хисап алына. Бу эш электрон тәртиптә башкарыла. Хисапланган акча керемнәре һәркемнең шәхси исәп-хисап счетына урнаштырылып барыла, эшләүчеләрнең хокуклары саклана, - дип ышандырдылар пенсия фонды белгечләре.
Туу һәм үлү турындагы белешмәләр районның ЗАГС бүлегеннән алына. Шушы белешмәләр нигезендә туучыларга социаль иминияте таныклыгы бирелә. Үлүчеләрнең пенсияләре ЗАГСтан алынган белешмә нигезендә туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев