Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Васыять – изге төшенчә

Иремә – балаларымның әтисе, оныкларымның яраткан бабасы Флүс Әхмәтдиновка: “Синең турында язармын“, – дип сүз биргән идем. Ул үзе дә язарсың, дигән иде. Аның бу васыяте һаман саен күңелемдә тора. Менә кулыма кәгазь-каләм алдым.

Гаиләдә тугызынчы бала булып туган ул. Әтисе сугышка киткән чак. Ул үзенең улы тууын сугышчан иптәшеннән генә ишетеп белә. Ә Флүс әтисен күрми үсә. Әтисе бригадир булып эшләгән, төс-кыяфәте белән Чапаевка охшаган була. Клубта Чапаев турында кино бара. Флүс кычкырып җибәрә: “Әнә, минем әтием”, – дип. Әтисенең кушаматы да Чапаев икән. Әнисе Нурикамалга 9 бала карап үстерү бик авыр була, әлбәттә.

Флүсне иптәшләре кыерсыта башлыйлар, чөнки ябык, бәләкәйрәк гәүдәле. Ул бирешми, көн саен бакча артыннан йөгереп кайта, физик күнегүләр ясый. Үчекләгән иптәшләре янына килеп басарга туры килә. Ул бирешми, җиңеп чыга. Шуннан соң аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Ул әле башка иптәшләренә дә сүз тигертми, яклап чыга торган була.

Армиядә хезмәт итә. Артиллерияче. Аның ротасы иң төз атучы хисаплана, чаңгы ярышларында катнаша. Көрәшче, грузин дусты бүләк иткән йон оекбашны кадерле истәлек итеп саклый.

Армиядән соң, “Айман” совхозында эшли, авыл Советы сәркатибе, мәктәптә инструктор, кассир, бригадир, клубта, балалар бакчасында гармунчы хезмәтләрен башкара. “Флүс абый, син гармунда уйнаганда кинәттән яшисе килә башлый”, – диләр. Ул спектакльләрдә уйнарга, концертларда катнашырга ярата иде.

Бервакыт Пучы ипи пешерү цехына мөдир итеп билгеләнә. Җитәкчеләр белән дус, үз сүзен үткәрә белә. Он алып кайтырга һәрвакыт машина бирәләр. Ул эшләгәндә ипи дә пешә, онны да авыл саен сата башлыйлар. Эш гөрләп бара. Моңа район җитәкчеләре игътибар итә.

Аннары ул авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда эшләде.

Китаплар укырга бик яратты. Нурихан Фәттахның “Кубрат хан” романындагы сүзләрне еш кабатлый: “Әйттем, бетте”. Ул кушканны үтәми калып булмый иде. Телевизордан хоккей, фигуралы шуу, волейбол ярышларын карарга яратты.

Тормышта әнисенә авыр вакытта ярдәм итә алуына канәгать булып яшәде. Җыелган акчасына әнисен Казанга табибларга күрсәтергә алып бара. Ашарга “Татар халык ашлары йорты”на алып керә. Пучының аръягыннан чыкмаган ана андагы матурлыкны, официант кызларны күреп, тәмле ризыклар белән туклангач: “Әйдә, улым, кайтыйк, үлсәм дә үкенмим, оҗмахны күрсәттең”, – ди.

Флүс уллары белән елына дүртәр трактор арбасы печән әзерләр иде. Бер елны безгә Качкын юл читендәге печәнлектән чыкты өлешебез. Флүс юл өстендәге бөтен тигәнәкне чабып чистартты. Совхоз директоры бу хәлне җыелышта мактап сөйләде. Совхозга 3-4 диләнкә урман кисү, мохтаҗларның утынын кисеп, печәннәрен кайтарып бирү кебек игелекле эшләрне яратып башкарды.

Олы улы Фәритне гармунда уйнарга, Фидүсен биергә өйрәтеп үстерде. Үзен туй мәҗлесләренә, армиягә озату кичәләренә еш чакырдылар.  Авылда берничә гаилә ул салган йортта яши. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бу – аның тормыш девизы.

Соңгы елларда Флүс җирлектәге инвалидлар оешмасын җитәкләде. Районда уздырылган ярышларда үзе дә катнашты. Айман авылының мәчетен салуда башлап йөргән Нәгыйм Моратовка да зур ярдәм күрсәтте. Ир-ат эшләренә үзе белән улларын да ияртеп алып барды. Мәчет төзелгәч, аның хисапчы эшләрен алып барды.

Хыяллары, максатлары күп иде. Ләкин аяусыз авырулар, инвалидлык аларны тормышка ашырырга ирек бирмәде. Ул үзен дәвалаган табибларга бик рәхмәтле иде. Казаннан Крыловка, Актаныштан Усмановка, Пучыдан Закировка без дә зур рәхмәтле булдык.

Улың Фернат син әйткән сүзләрне гел искә ала: “Әтием миңа абзарыңны буш тотма, терлекләр асра, мал-туар асрамасаң, абзар елый ул, дип әйтә иде”, – ди. Чыннан да, аның васыятен үтәп, маллар асрый. Менә шулай, Флүс, синең сүзләрне искә төшерә-төшерә, тормышыбыз акрын гына дәвам итә.

 

Флүрә ӘЛЬМИЕВА.
Иске Айман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев