Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Велогонщик Илнур Зәкәрин Чаллыда футбол аренасы төзеде һәм турнир оештырды

Zak аренаның соңгы буын газоны белән капланган 20-40 метрлы кыры бар.

Татарстаннан танылган велоузышчы, «Джиро д'Италия» велоузышының ике этабы, «Тур де Франс» велоузышының бер этабы җиңүчесе, шулай ук 2017 елда «Вуэльта Испания» велоузышында гомуми өченче урынны алган Илнур Зәкәрин Яр Чаллыда ябык футбол аренасы төзеп турнир оештыра. Бу турыда спортчы инстаграм сәхифәсендә язган.

«Без  Zak Аренаны төзеп чыктык! Хәзер спорт сөючеләр бер шәп урынга  җыелып, вакытны файдалы итеп үткәрә ала. Инде декабрьдә  без шәһәр тарихында иң масштаблы өлкәннәр өчен мини-футбол турниры һәм балалар турниры уздырачакбыз. Алга таба – тагын да күбрәк булыр. Бу әле башы гына", — дип язды Зәкәрин.

Ул 5 ел элек спортны популярлаштырырга тырышырга вәгъдә биргән иде. «Мин үз шәһәремнән — Яр Чаллыдан башларга булдым. Мини-футбол өчен арена тузергә булдык. Ел буе без барлык документларны җыйдык, тагын ярты ел төзелеш белән шөгыльләндек», — диде велоузышчы.


Аның сүзләренә караганда, Чаллыда ул сирәк була, шуңа күрә барлык оештыру мәсьәләләре белән аның энесе Айдар Зәкәрин шөгыльләнгән, ә үзе нигездә проектны финанслауны тәэмин иткән.

Zak Арена соңгы буын газоны белән капланган 20 метрлы кырдан тора. Биредә ел әйләнәсе футбол турнирлары һәм дусларча матчлар уздырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Илнур Зәкәрин «Джиро д'Италия-2020" велоузышында 22нче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев