Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ветераннар, сез әзерме?

Районның иң яхшы башлангыч ветеран оешмасына смотр-бәйге игълан ителде. Смотр Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел тулуга багышлана. 2016 елның 1апреленнән 2017 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә. Максаты һәм бурычлары: - башлангыч ветеран оешмаларының тарихын булдыру, ветераннарның мәнфәгатьләрен яклау; - башлангыч ветеран оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру; -...

Районның иң яхшы башлангыч ветеран оешмасына смотр-бәйге игълан ителде.
Смотр Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел тулуга багышлана. 2016 елның 1апреленнән 2017 елның 1 октябренә кадәр үткәрелә.
Максаты һәм бурычлары:
- башлангыч ветеран оешмаларының тарихын булдыру, ветераннарның мәнфәгатьләрен яклау;
- башлангыч ветеран оешмаларының эшчәнлеген активлаштыру;
- яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча башлангыч ветеран оешмаларының эшчәнлеген яхшырту.
Конкурсны Актаныш районы ветераннары (пенсионерлары) җирле җәмәгать оешмасы район советы президиумы оештыра, һәм анда
районның җирле һәм район үзәге оешма-предприятиеләренең башлангыч ветераннар (пенсионерлар) оешмалары катнаша.
Конкурсның шартлары:
Смотр-конкурсның йомгаклау өлешенә түбәндәге мәгълүматлар тәкъдим ителә:
1) башлангыч оешма ничәнче елда оешкан;
2) оештыру җыелышы кайчан узган;
3) беренче җитәкчеләр, шуннан соң 30 ел эчендә оешма белән кемнәр җитәкчелек иткән, алар хакында кыскача мәгълүмат;
4) бүгенге көндә оешманың эшчәнлеге:
- ветераннар советы эшчәнлеге өчен махсус урын бармы (җиһазланыш: стенд, белешмәләр, фотолар, папка һ.б.);
- җирлектә ничә ветеран: шулар арасында ничә сугыш ветераны, тыл ветераны, сугыш чоры балалары исемлеге, толлар, хезмәт ветераннары, инвалидлар, Әфган, Чечня сугышында катнашучылар;
- Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр нинди хәлдә? Аңа кем шефлык итә, зират көннәре, өмәләр үтәме, өлкәннәр катнашалармы;
- юбилярларны хөрмәтләү һәм искә алу ничек оештырылган;
- өлкәннәрне компьютерга өйрәтү ничек оештырылган;
- өлкәннәр белән даими үткәрелүче чаралар (түгәрәкләр, спорт уеннары, дини укулар һ.б);
- ФАП эшчәнлеге, ВОП табибы график нигезендә киләме, халыкны ничек кабул итә; өлкәннәргә медицина хезмәте ничек күрсәтелә;
- җирлектә ничә социаль хезмәткәр эшли, аларның эшчәнлеген кем күзәтчелектә тота;
- аеруча ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының яшәү шартлары ничек;
- тимурчылар командасы, волонтерлар, алар кемнәргә ярдәм күрсәтә;
- ел саен авыл җирлекләре халык алдында исәп-хисап тотканда ветераннар оешмасы да хисап куямы;
- район газетасы, җирле радио, телевидение белән элемтә ничек куелган?
Барлык материаллар һәм мәгълүматлар комиссиягә 2017 елның 1 сентябренә кадәр тапшырыла. Беренче чиратта, игътибар башлангыч ветеран оешмасының тарихын чагылдырган фотоальбомга биреләчәк. Шулай ук, башлангыч ветеран оешмасының күпкырлы эшчәнлеген яктырткан күргәзмә материаллар (альбом, планшет, массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары, видеоязмалар, аудиоязмалар һ.б.) исәпкә алыначак.
Конкурста җиңүчеләр район ветераннар советының дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев