Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ВИЧ табылган кешеләргә ярдәм итү фондына нигез салучы: Бу наркоманнар авыруы түгел

ВИЧ-инфекциялеләрнең күбесе авыруны җенси контакт вакытында йоктырган.

ВИЧ-инфекция йоктыру күбесенчә җенси юл белән күчә. Бу хакта интервьюда Андрей Кузьминга балаларга, хатын-кызларга, ВИЧ инфекцияле яшьләргә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде.

«ВИЧ-инфекцияле кешеләр - наркотиклар кулланучы кешеләр түгел. Алар - үз гаиләләрендә яшәүче кешеләр, алар 35 яшьтән өлкәнрәкләр», - дип аңлатты фондка нигез салучы.

Элек ВИЧны кешеләр наркоманнар һәм фахишәләр авыруы дип кабул иткән. Изамбаева сүзләренчә, шул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде, ләкин авырулар турында алдан уйланылган фикер элеккечә кала.

«Безнең фондта торучы хатын-кызлар матур һәм адекват. Кайберләре ике-өч эштә эшли. Күбесенең балалары бар, аларның һәркайсының үз тарихы. Банкирлар, педагоглар, директорлар, чәчтараш сатучылар, стилистлар. ВИЧ-инфекцияле кеше бик тә нормаль күренергә мөмкин», — дип сөйләде Светлана Изамбаева.

Светлана Изамбаева белән әңгәмәне «Вакыйгалар» сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» каналында Ютубта күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

 Әдилә Зыятдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев