Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Виктория белән алмадан кайнатма ясау ысулы

1 кило бакча җиләгенә 1 кило әчерәк сортлы алма, 1,5-2 кило шикәр комы кирәк.

Җиләкләрне юып-чистартып, суын саркытабыз. Шикәр комы өстибез дә төнгә калдырабыз. Болгатып, газга куябыз һәм шикәр комы тулысынча эреп беткәч, сүрән генә утта 5 – 10 минут тотабыз.

Кайнатманы суытабыз. Соңыннан алманы кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз да җиләк өстенә салып, әйбәтләп болгатабыз. Барысын бергә тагын 5 – 10 минут кайнатабыз.

Ике-өч тапкыр шулай кайнатып алсаң, желе кебек дерелдәп торган искиткеч матур һәм тәмле кайнатма килеп чыга.

Vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев