Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Владимир Путин мөрәҗәгатеннән соң нинди үзгәрешләр булачак?

25 мартта Россия Президенты, илдә коронавирус таралуын кисәтү шартларында икътисадның тотрыклылыгын саклау өчен, эшмәкәрләргә һәм гади халыкка ярдәм чаралары күреләчәге турында игълан итте.

Бер атналык ял

РФ Президенты Владимир Путин искәрткәнчә, илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен киләсе атна башыннан бер атналык ял игълан ителәчәк. Бу вакытта кешеләрнең хезмәт хаклары саклана.

– Барлык хезмәтләр, шул исәптән медицина учреждениеләре, даруханә, кибет, банк һәм хакимият органнары эшләячәк. Эш атнасын ял дип игълан итү вирусның таралу тизлеген киметү өчен кирәк, – диде Россия Президенты.

Ул Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү вакыты да кичектереләчәген әйтте. Ул 22 апрельгә билгеләнгән иде.

Бу атна уртасына илдә коронавирус йоктыруның 163 яңа очрагы теркәлгән. Хәзер барлыгы 658 шундый очрак билгеле, 28 кеше терелеп, хастаханәдән чыккан.

Эшмәкәрләргә ярдәм

Владимир Путин эпидемия аркасында зыян күрергә мөмкин кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен кайгыртырга кирәклеген дә искәртте. Мондый киеренке көннәрдә эшсезлек проблемасын китереп чыгарырга ярамый, диде ул. Шуңа күрә урта һәм кече предприятиеләргә алдагы алты айда салым түләүләрен кичектереп торырга тәкъдим итте. Моңа НДС, ягъни өстәмә бәягә салым керми.

– Бигрәк тә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә заказларын югалту һәм керемсез калу куркынычы яный. Ләкин аларга да эшләрен дәвам итәргә, хезмәт хаклары түләргә кирәк, – диде Президент.

Ул эшмәкәрләргә кредитлар түләүне дә ярты елга кичектереп тору мөмкинлеге тудырылачагын әйтте.

Пособие арта

Владимир Путин эшсезлек буенча пособие күләмен минималь хезмәт хакы күләменә җиткерергә кушты. Шул рәвешле, аның күләме 12 130 сумга җитәчәк. Хәзер ул, күп дигәндә, аена 8 мең сум тирәсе.

Президент сүзләренчә, «больничный»ларны исәпләү формасын үзгәртү таләп ителә. Ул минималь хезмәт хакы күләменнән, ягъни 12 130 сумнан ким булмаска тиеш. Әлегәчә «больничный» эш стажы һәм хезмәт хакына карап исәпләнә иде. Яңа таләп ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

Президент коронавируска каршы көрәшкән бу көннәрдә кешеләр авыр тормыш шартларында калмасын өчен кулланучы һәм ипотека кредитларына «каникуллар» бирергә тәкъдим итте. Әгәр кешенең кереме 30 процентка кимесә, кредитларын бернинди штрафларсыз вакытлыча түләмичә тору мөмкинлеге тудырылачак.

Ана капиталы сертификатына ия, өч яшькәчә баласы булган гаиләләргә исә һәр сабый өчен апрельдән ай саен 5 мең сум акча түләнә башлаячагы игълан ителде. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә быел вәгъдә ителгән 75 мең һәм 50 мең сум күләмендәге түләүләр май бәйрәмнәренә кадәр, апрельдә үк тапшырылачагы әйтелде.

Бөлгенлектән сакларга

Владимир Путин авыр хәлдә калган предприятиеләрне бөлгенлектән сакларга өндәде. Бу уңайдан ул кредиторларга бөлгенлек турында һәм бурыч, штрафларны түләттерү өчен гаризалар бирүне алты айга кадәр туктатып торырга киңәш итте.

Салым түләргә туры киләчәк

Владимир Путин кешеләрнең дивиденд түләүләре офшор хисапларга киткән очракта, аларга салымны 2 процент күләмендә түгел, ә 15 процент итеп билгеләргә кирәк, дип белдерде. «Үз керемнәрен дивиденд рәвешендә чит илгә чыгаручыларга 15 процентлык салым түләттереләчәк», – диде Путин.

Банкларда саклана торган кертемнәре 1 миллион сумнан артык булган гражданнарның процент буларак алган табышына исә 13 процент салым билгеләргә тәкъдим итәм, диде Президент. «Кертемгә түгел, ә аның процентына салым салачакбыз», – диде Владимир Путин. Бу салым банк клиентларының 1 процентына кагылырга мөмкин дип фаразлана.

Миңнеханов күрсәтмәләр бирде

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясенә каршы тору штабы утырышында Россия Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру өчен хакимият органнарына күрсәтмәләр биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев