Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Владимир Вавилов: McDonald’s һәм Coca-Cola Россиядән китсә, сәламәт балалар артыр

Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә һәм чит ил табибларының Россиядәге онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына карата да фикерен әйтте.

           Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов McDonald’s һәм Coca-Cola компанияләренең Россия базарыннан китүләре балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак. Мондый фикерен ул «Татар-информ» корреспондентына әйтте.

«McDonald’s һәм Coca-Cola булмаса, Россиядә сәламәт балалар күбрәк булачак, сез моны үзегез күрәчәксез», — диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Шулай ук Владимир Вавилов сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә һәм чит ил табибларының Россиядәге онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына карата да фикерен әйтте.

Реклама

«Яман шеш авыруы белән авыручы баланың тормышы теләсә нинди сәясәттән читтә булырга тиеш. Үз баласын теге яки бу сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарырга теләгән ата-аналар өчен дәвалаудан баш тарту — мәсхәрәләү», — диде Татарстанда беренче хосписны төзүче.

Искәртеп үтәбез, Россиягә каршы санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Берничә зур компания Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте. Ил хөкүмәте аларга өч төрле чишелеш юлы тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев