Актаныш

“Владивосток урамнарында байтак йөрдек без җырлап“

Машина акрын гына чайкалып, озакламый яхшыны өмет иткән (23 июль санын укыгыз) Чуракай авылы урамыннан бара. Бер якта яшеллектә утырган авыл мәчете, ерак түгел балкып торган яңа җәмәгать үзәгенең түбәсе күренә, ә каршыда - гасырлар аша узган тарихи бинага охшаш авыл кибете. Аның янындагы беренче йортка туктап, тимер капкаларны ачып,...

Машина акрын гына чайкалып, озакламый яхшыны өмет иткән (23 июль санын укыгыз) Чуракай авылы урамыннан бара. Бер якта яшеллектә утырган авыл мәчете, ерак түгел балкып торган яңа җәмәгать үзәгенең түбәсе күренә, ә каршыда - гасырлар аша узган тарихи бинага охшаш авыл кибете. Аның янындагы беренче йортка туктап, тимер капкаларны ачып, келәмдәй бәбкә үләне үскән ишегалдына уздык.
- Тын океаны хәрби флоты капитан-лейтенанты Мөдәрис Хафизов! - дип хәрбиләрчә каршы алды, өйалдына капитан басмасына чыккан кебек, фуражка һәм ялтырап торган хәрби киемнәрен элгән йорт хуҗасы.
84 яшьлек Мөдәрис ага Хафизов - төрле елларда хәрби флотта хезмәт итүчеләр арасында районда звание буенча иң дәрәҗәлесенә ия кешеләрнең берсе икән. Шулай ук, күпләргә газетабызның даими хәбәрчесе буларак та мәгълүм ул. Тумышы белән Минзәлә районы Чулпан авылыннан булса да, бар гомере Актаныш, Чуракай авылы белән бәйләнгән аның. Иң изге һөнәрләрнең берсен - мөгаллимлекне үз итеп, тәүге хезмәт юлын Минзәлә районы Иркәнәш авылында башлап җибәрә.
- 1954 елның декабре иде, Яңа ел алды... Хәрби хезмәттән кайттым да, Яңа елны каршы алып, мәктәптә кышкы каникуллар беткәч, эшли дә башладым, - дип искә ала ул бу чорларны.
6 ел партком секретаре вазифаларын башкара. Аннан Байсар урта мәктәбенә, бераздан соң Чуракай авылына күчерәләр. Монда лаеклы ялга чыкканчы 20 ел мәктәп директоры булып хезмәт куя ул. Шушы авылда ук медпунктта эшләгән Иске Сәет авылы кызы - Альбина апа белән ныклы гаиләгә нигез салып, 4 балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә барысы да башлы-күзле. Һәрдаим килеп, кайтып хәл-әхвәл белешеп торалар.
Тын океан суларын байтак гизеп, моннан 6 дистә ел элек хәрби хезмәттән кайтса да, бар кичергәннәре дә хәтерендә нык уелып калган Мөдәрис аганың. Төрле вакыйгаларны көне-минуты, иптәшләрен, җитәкче-командирларны исем-фамилия, дәрәҗәләре белән искә ала. Гомеренең хәрби флотта үткән 5 елын хәтердә яңартканда күзләре янып тора. Хәзерге 1 еллык хәрби хезмәткә карашы хакында сорагач, уйга калып:
- 1 ел гына хезмәт иткәннәр илебезнең иминлеген саклап кала алырмы соң? Без беренче елны укыдык кына, аннан 4 ел хезмәт иттек. Минемчә, хәрби хезмәт өчен 1 ел гына бик аз ул. Хәрби хезмәттә булган кеше тормышта беркайчан да югалып калмас, - дип җавап бирде ул. - Заманасы да икенче шул хәзер. Без хезмәт иткәндә "бабайлар" дигән нәрсә юк иде, 250 кеше нәкъ бертуган. Шулар арасында мин берүзем татар. Русларга бирешеп булмый, башта кыенга туры килсә дә, русча сөйләшергә дә өйрәндем. Кайткач, кире туган телне искә төшерергә дә туры килде. 5 ел эчендә руслашып бетә язганмын, - ди ул хәтер йомгагын яңартып.
Күпне күргән фуражкасын салып, түбәтәен киеп, чәй табыны артына утыргач та, хәрби хезмәттәге истәлекләре белән уртаклашуны дәвам итте ул. Сөйләргә сүз күп. Күптәнге дусты, шулай ук диңгезче Индус абый Заһитов та, район диңгезчеләр берләшмәсенең рәисе, тынгысыз Нәҗип Гыйлфанов та биредә. Һәркайсы төрле чорда, төрле җирдә хезмәт куйсалар да, тельняшка белән диңгез җилләре берләштерә аларны. Нәҗип абый әйтмешли: "Без аз, әмма без тельняшкадан!"
Хәрби диңгез флоты көне Россиядә июльнең соңгы атнасының якшәмбесендә бәйрәм ителә. Чын мәгънәдә ил өчен зур, мөһим булган бәйрәм беренче тапкыр 1980 елның 1 октябрендә билгеләнеп үткән. Районда да әлеге бәйрәм даими үткәрелә. Бүгенге көндә җирлегебезнең диңгезчеләр берләшмәсендә 79 кеше исәптә тора. Алар арасында иң өлкәне - Фадар Гәрәев, ә иң яше - Фәрит Вәлиев.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: