Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вәлиевләр гаиләсендә туган Ильяр ЗАГС бүлегендә 70 бала булып теркәлде(фотолар)

16 июнь  көнне Актаныш авылында яшәүче Вәлиевләр гаиләсендә нәсел дәвамчысы булып өченче малай дөньяга аваз сала. Ильяр исемле егет район ЗАГС бүлегендә 70 бала булып теркәлә. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева түгәрәк санда документ бирелгән бәбинең әти-әнисен тәбрикләргә бала тудыру йортына килде

      Вәлиевләр өчен бүгенге көн гаилә бәйрәменә әверелде. Яшь әни Иринаның  Иске Байсар авылыннан әти-әнисе, туганнары да әлеге тантанада катнашты. "Ташкын" ҖЧҖ алдынгы терлекчеләре Тәлгать абый белән Илина Нәҗмиевләр кызлары һәм кияүләренең шатлыкларын уртаклашып изге теләкләрен әйттеләр. Ә яшь әти исә Мөслим районы егете. Әти-әнисе мәрхүм булгач туганнары карап үстерә аны. Җиңгәсе Гөлнира Вәлиева үз улы кебек якын күргән Илмир белән Иринага балаларын тигезлектә карап үстерүләрен теләде, "Без яшь гаиләгә булышырга һәрвакыт әзер",-диде Мөслимнән Актанышка нәкъ шушы бәйрәмгә атап килгән Гөлнира апа.

Ислам, Илназ исемле уллар үстерүче Илмир белән белән Иринаның бала тәрбияләүдә инде тәҗрибәләре шактый:

- Улларыбыз, бәләкәй булса да, кул арасына керә башладылар инде. Ильярны да хезмәт белән, эш белән мавыктырып тәрбияләрбез, шулай булса, яхшы, намуслы кешеләр булып үсәрләр,- ди Илмир. 

ЗАГС мөдире Гөлфинә Баян кызы Вәлиевләр гаиләсенә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм туу турында таныклык тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев