Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Воропаева Мәгариф һәм фән министрыннан дәүләт телләрен өйрәнү буенча аңлатма сорады

Парламентарий сүзләренчә, кичекмәстән килеп туган хәлгә бәя биреп, нәтиҗәләр ясарга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында парламентарий Татьяна Воропаева Мәгариф һәм фән министрыннан Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкның туган телен укыту мәсьәләсе буенча аңлатма бирүен сорады. "Бүгенге көндә 1,5 мең укытучы киеренке хәлдә калуын ничек бәяләргә?...

Парламентарий сүзләренчә, кичекмәстән килеп туган хәлгә бәя биреп, нәтиҗәләр ясарга кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында парламентарий Татьяна Воропаева Мәгариф һәм фән министрыннан Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкның туган телен укыту мәсьәләсе буенча аңлатма бирүен сорады.
"Бүгенге көндә 1,5 мең укытучы киеренке хәлдә калуын ничек бәяләргә? Ничек итеп бүген ел уртасында инде билгеләнгән йөкләмәне кабул итәргә? Укытучылар үз мөмкинлекләрен билгеләгән. Мәсәлән, ул кредит алган. Укытучылар бүген нишләргә тиеш?" - дип аңлатма сорады Дәүләт Советы депутаты.
Аның фикеренчә, Мәгариф һәм фән министры аңлатма бирергә тиеш . "Бүген хәл бик җитди һәм без бәя биреп, нәтиҗәләр ясарга тиешбез", - дип билгеләп үтте Татьяна Воропаева.
Ул 1990 елларда Казанда татар гимназияләре ачылуын билгеләп үтте. "Ул чакта бернинди каршылык булмады, Татарстанда яшәүчеләр үз халкының телен, мәдәниятен, республика белән бәйле бар нәрсәне өйрәнергә тиеш булды", - дип билгеләп үтте парламентарий.
чыганак һәм фото: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/26/151076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев