Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ВӘТ ЯҢАЛЫК БУ ИЧМАСАМ: Быел мәктәптә Яңа ел бәйрәмен уздыру рөхсәт ителәме?

Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл-итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова.

“Яңа ел алдыннан ата-аналарда бәйрәмне мәктәптә артистларны чакырып, бүләкләр таратып уздыру хакында сораулар туа. Без һәрвакыт бу мәсьәләне үзләренең көчләреннән чыгып хәл итәргә тәкъдим итәбез. Чөнки укытучылар һәм ата-аналар арасында бәйрәм уздырырлык талантлы кешеләрне табып була. Шуңа күрә монда бернинди дә басым булырга тиеш түгел”, ди ул. Наталья Гречанникова фикеренчә, әгәрдә ата-аналар артистларны чакырып балалары өчен тантана уздырырга телиләр икән, акча җыю һәм башка тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында 100 процент хуплау алып кына гамәлгә кертелергә тиеш.

Бу хакта ул бүген “Татар-информ” матбугат агентлыгында узган “Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә кертү турында” исемле матбугат очрашуында сөйләде.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев