Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вәзилә ханым тәҗрибә сандыгы: чәчәк үстерәбез

Балконга яки ишек алдына асма гөл савытларына (кашпо), кәрзиннәргә гөлләр утырту гадәткә әверелде. Мондый савытларда туфрак тиз кибә, суны еш сибәргә кирәк, сипкәндә су агып та китә. Моны булдырмау өчен кәрзин төбенә балалар памперсын җәеп салырга да, өстенә балчык тутырырга һәм шуңа чәчкә утыртырга кирәк. Болай эшләгәндә сипкән су агып...

Балконга яки ишек алдына асма гөл савытларына (кашпо), кәрзиннәргә гөлләр утырту гадәткә әверелде. Мондый савытларда туфрак тиз кибә, суны еш сибәргә кирәк, сипкәндә су агып та китә. Моны булдырмау өчен кәрзин төбенә балалар памперсын җәеп салырга да, өстенә балчык тутырырга һәм шуңа чәчкә утыртырга кирәк. Болай эшләгәндә сипкән су агып китми, савытта озак саклана, үсемлек тамыры кипми.
Балконда яки тышкы тәрәзә төбенә утырткан гөлләрнең туфрагында су озак саклансын дисәгез, аларны болай утырту кулай: 5 литрлы судан бушаган савытның капкачын ябабыз да, 2 см киңлектә, барлык озынлыгына кайчы белән кисеп төшерәбез. Савытны яткырып урнаштырабыз да, балчык белән тутырабыз, чәчкә орлыгы яки үсентесе утыртабыз, су сибәбез . Мондый савытта дым озак саклана. 1 литрлы пластик яки соктан бушаган картон савытлар да ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев