Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вәзилә ханының тәҗрибә сандыгы

Тормыш-көнкүрештә кул астындагы төрле материалларны эшкә җигәргә, экспериментлар ясарга, башка килгән идеяләрне тормышта сынап карарга, төрле яңалыклар кулланырга, гомумән, иҗат итәргә яратам. Бакча үстерү, тәмле ризыклар пешерү, тегү-чигү, төрле сувенир-бүләкләр ясау - минем яраткан шөгыльләрем. Тәҗрибәдә сыналган кайбер идеяләрне, хөрмәтле райондашларым, сезгә дә тәкъдим итәм. Көзге сортлы алмаларны кышка саклау...

Тормыш-көнкүрештә кул астындагы төрле материалларны эшкә җигәргә, экспериментлар ясарга, башка килгән идеяләрне тормышта сынап карарга, төрле яңалыклар кулланырга, гомумән, иҗат итәргә яратам. Бакча үстерү, тәмле ризыклар пешерү, тегү-чигү, төрле сувенир-бүләкләр ясау - минем яраткан шөгыльләрем.
Тәҗрибәдә сыналган кайбер идеяләрне, хөрмәтле райондашларым, сезгә дә тәкъдим итәм.
Көзге сортлы алмаларны кышка саклау ысуллары:
- яңа пумала белән һәр алманы йомырка агына буяп, базда агач тартмаларда;
- микродулкынлы мичтә парафинны эретеп, һәр алмага өр-яңа пумала белән шуны буяп, базда;
- алмаларны киндер капчыкка яки сеткага салып, кар базы стенасына асып куеп, апрель аена кадәр
сакларга мөмкин.
***
Балан пешкәндә чыккан исне күпләр өнәп бетерми. Шуңа күрә баланны су, шикәр салмыйча гына мультиваркада ("суп-каша") 25-27 минут пешерергә, суынгач исә пыяла банкаларга тутырып, суыткычта сакларга була. Болай эшләгәндә балан изелми, бүлмәгә исе чыкмый.
***
Юылган күрәгә, йөзем, кара җимеш һәм башка кипкән җимешләрне 1 минутка микродулкынлы мичкә куйсаң, алар йомшара һәм чистара.
***
Артып калган ризык: сыр, колбаса, яшел борчак, пешкән ит һәм башкаларны капка салып, туңдыргычка куям. Сырны башта кыргыч аша үткәрсәң, төрле ашларга салырга уңайлы була.
Артык лимон, грейпфрутны да туңдыргычта саклыйм. Кекс, печенье, пирог пешергәндә аларны туң килеш кыргычтан чыгарып, камырга кушсаң, пешкән ризык тәмлерәк була.
***
Пешкән йомырканы тигез, вак кисәкләргә турау өчен бәрәңге төйгеч бик уңайлы. Тигез төпле савытка пешкән йомырканы куясың да, бәрәңге төйгеч белән бастырып аласың. Вак һәм тигез шакмаклы йомырка кисәкләре хасил була.
Кишерне кышка саклау
5 литрлы пластик су савытының капкачын ябабыз да, төбен 2-3 см калдырып, әйләндереп кисәбез. Берәр көн җилле-кояшлы урында киптерелгән кишерләрне тыгызлап тутырабыз. Араларына коры ком салабыз. Төпне скотч белән беркетеп ябабыз. Базга төшергәч, савытның капкачын ачып, өстән янә коры ком тутырабыз, әмма капкачны япмыйбыз, ачык калдырабыз. Кишер өй базында язга кадәр яхшы саклана. Болай саклауның уңайлылыгы: ком аз тотыла, кишер шытмый, комын коеп, савыты белән баздан алып менү уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев