Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Вәзилә ханының тәҗрибә сандыгы: Тәрәзә төбендә ананас үстерәбез

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Ә Яңа ел табынында диңгез арты җимеше - ананас булмый калмый. Бәйрәмнән соң аның сабак җибәрә торган башын чүп чиләгенә ташлыйсы урынга сулы савытка утыртсак, киләсе ел бәйрәмендә үзебез үстергән ананас белән сыйлана алабыз. Ананасның сабагын кисеп алгач, аны сулы банкага утыртабыз. Чама белән бер айдан...

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Ә Яңа ел табынында диңгез арты җимеше - ананас булмый калмый. Бәйрәмнән соң аның сабак җибәрә торган башын чүп чиләгенә ташлыйсы урынга сулы савытка утыртсак, киләсе ел бәйрәмендә үзебез үстергән ананас белән сыйлана алабыз.
Ананасның сабагын кисеп алгач, аны сулы банкага утыртабыз. Чама белән бер айдан ул тамыр җибәрә. Тамырлары ныгуга, үсентене туфраклы чүлмәккә күчереп утыртабыз. Кояшлы тәрәзә төбендә, җәен тышта бер ел чамасы үскәч, үсемлек җимеш бирә. Суны чамалап сибү кирәк - туфрагы кипмәсен дә, артык юеш тә булмасын.
Өлгергән ананасны кисеп алгач, чүлмәкне түкмәгез, су сибүне дәвам иткәндә, яңадан җимеше үсеп чыгарга мөмкин, рәсемдә - биш ай үскән ананас үсентесе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев