Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

WhatsApp-ның бер функциясе эшләүдән туктый

Үзгәреш бүгеннән үз көченә керә.

                                      WhatsApp мессенджерын эшләүчеләр яңа кагыйдә кертергә булган.  22 апрельдән үк кушымтаның бер функциясе эшләми башлаячак. 

                                      Биредә сүз үзеннән-үзе юкка чыгучы фотосурәтләр турында бара. Әлеге функция узган елда гына гамәлгә кертелгән иде. WhatsApp аша җибәрелгән фото-видеолар берникадәр вакыттан соң чаттан үзеннән-үзе юкка чыга иде.

Әмма аның бер җитешсез ягы ачыкланган. Эш шунда: фото һәм видеолар җибәрүченең смартфонында сакланып кала. Ә бу мессенджерның серлелек, яшеренлелек принцибын боза.

                                      Кушымта эшләүчеләр әлеге кимчелекне юкка чыгарган. Хәзер файллар беркемдә дә сакланмаячак. Үзгәреш 22 апрельдән үз көченә керә һәм барлык гаджетлар өчен дә гамәлдә була.

                                      Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, WhatsApp озакламый социаль челтәргә әйләнергә мөмкин. Ягъни, анда төркемнәр оештыру мөмкинлеге һ.б. пәйда булачак, имеш. 

Чыганак: primpress.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Яңалыклар Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Ил-көн хәбәрләре Дөнья