Актаныш районы хуҗалыкларында башланып киткән хисап җыелышлары җирлекләрнең ел дәвамында эшләгән эшләренә нәтиҗә ясауга барып тоташты. Район хакимияте вәкилләре һәм авыл халкы алдында быел да һәр җирлек хисап тотты.
Татар Ямалы авыл җирлеге узган елга йомгакны 8 гыйнвар көнне ясады. Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә...
Актаныш районы хуҗалыкларында башланып киткән хисап җыелышлары җирлекләрнең ел дәвамында эшләгән эшләренә нәтиҗә ясауга барып тоташты. Район хакимияте вәкилләре һәм авыл халкы алдында быел да һәр җирлек хисап тотты.
Татар Ямалы авыл җирлеге узган елга йомгакны 8 гыйнвар көнне ясады. Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә делегация килгән иде.
Бүгенге көнгә Татар Ямалы җирлегендә 744 кеше көн күрә. Аларның өчтән бере - пенсионер. Үзләре яшәгән җирлектә ел буе ниләр эшләнгәне хакында авыл халкы җыелышларсыз да хәбәрдар икән дигән сөнечле уй килде күңелгә, чөнки залда 60ка якын гына кеше бар иде.
Көн саен аз-азлап эшләнгән эшләр әлеге җирлектә ел ахырына шактыйга җыйналган булып чыкты. Алар арасында иң мөһиме, мөгаен, Татар Ямалы авылының асфальт юллы булуыдыр. Җирлек башлыгы йөген 10 еллап тарткан Роберт абый Нуриев та бу хакта горурланып сөйләде. Сөйләрлеге бар чөнки, "тиз генә күреп булмас инде ул таш юлларны" дип өмет өзгән халыкның юл белән бергә матур киләчәккә ышанычын да кайтарды ул.
Дүрт-биш ел элеккеге тормышлары белән чагыштырганда, биредә бүген халык шактый җитеш яши: районнан чүп җыю оештырылган, су мәсьәләсе "Теплосервис" оешмасына тапшырылган, авыл советы бинасы ачылган, мәктәптә балалар бакчасы оешкан, медпункт төзекләндерелгән, урамара юллар тәртипкә китерелгән (бу эш ел саен халыкның үзе җыйган акчасына алга таба да дәвам итәчәк), урам исемнәре, йорт саннары булдырылган, сыерлардан кан алу, мәдәният йорты янына машина кую урыннары барлыкка килгән, янгын гидранты урнаштырылган һ.б.
Шактый яңарышларны үз күзләре белән күреп торган халык җыелышта да, башка еллардагы кебек моң-зар түкмәде. Буазкүл авылын сулы итәсе килү хыялы гына "кытыклап" тора халыкны - бу хыял да быел чынга ашар кебек.
Кыскасы, яшим дигән кеше өчен мөмкинлекләр җитәрлек халыкта. Тик...тик авылның картаеп баруы гына борчу тудыра. Җирлек 2017 елда 20 кешесен соңгы юлга озаткан, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларың сафлары да соңны 4 елда сизелерлек сирәгәйгән. Халыкның кимүе исә хуҗасыз йортлар артуны китереп чыгарган. Бүген җирлектә 280 йортның тәрәзәсендә ут балкыса, 91 нигез ятим санала. Уйлап карасаң, тулы бер авыл саналырлык йортлар буш биредә.
Халык саны белән бергә мал-баш санының кимүе дә борчый авыл башлыгын. Элек-электән мал асрау бәрабәренә көн күргән бу җирлек тә әкренләп "рәхәт тормыш"ка өйрәнеп килә: 280 хуҗалыкның 149ы бөтенләй мал асрамый. Юкса моның өчен бөтен шартлар да бар кебек, җирлектә КФХлар да, пай җирләре белән эшли торган, шулай ук сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр дә юк түгел.
Җирлектә башлангыч һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләренең сакланып калуы, билгеле, уңай күренеш. Белем бирү йортлары 40тан артык балага үз авылларында аң-белем алу мөмкинлеге тудырса, 20гә якын авыл кешесен эш белән дә тәэмин итеп тора. Ул учреждениеләрне алга таба саклап калу - киләчәккә куелган иң зур бурычларның берсе. Балалар саны артмаса, әлеге бурыч шактый саллы проблема булып баш калкытачагы көн кебек ачык.
Шунысы куанычлы, кыенлыклар туып торса да, җирлек үз аягында нык басып тору өчен җан-фәрман тырыша. Үзара салым акчаларын да бик чамалап, бик кирәк юнәлештә генә файдалана ул. Башкалар кебек үк Татар Ямалы да халыкның хәләл акчасын урам утларына, юлларны төзекләү-чистартуга, зиратларны карауга тоткан. Узган ел дәүләт ярдәме белән 1млн 200мең итеп тупланган акчаның 185 меңе әле дә халыкка ярдәм китерү чиратын көтеп ята: ул акча җирлектәге өч авылда да су сважиналарын лицензияләү, койма белән әйләндереп алу өчен тотылачак.
Быелгы үзара салым акчасын җыеп бетерүне җирлек 20 мартка төгәлләргә исәпли. Ул акчаларга эшләнәсе эшләр инде исәптә: урам арасындагы юлларны төзекләндерүне дәвам итү, су проблемасын чишү, зиратларны рәсмиләштерү, 19 ноктада ут баганалары утырту - акчалар шушы эшләрне башкаруга төбәлгән.
Билгеле, җирлектә вак-төяк проблемалар да барлыкка килеп тора. Участок вәкиленең берничә җирлеккә хезмәт күрсәтүе биредә кыенлыклар тудыра. Аучылар-балыкчыларның яраткан урынына әверелгән Татар Ямалы җирлеге, чыннан да, даими тәртип сакчысы булуны таләп итә, килгән ккшеләрнең авыл урамнары буйлап тыз-быз чабуы да, пропискасыз кешеләрнең биредә кунак булып ятуы да, вакыт-вакыт исерекләрнең килгәләп чыгуы да, хуҗасыз этләрнең артуы да халыкта борчу тудыра.
Җирлек башлыгы Роберт Нуриев халыкның әнә шундый проблемаларын, үзенекедәй якын итеп, җыелыш барышында район җитәкчелегенә җиткерде.
Башлык шулай ук ел әйләнәсе җирлек өчен җан атып йөргән гражданнарга үз исеменнән истәлек бүләкләрен дә тапшырды. Шәхси эшмәкәр Гүзәлия Миннәхмәтова да иң күп сөт җыючы авылдашларын бүләкләр белән сөендерде.
Татар Ямалы җирлегенең көче - бердәмлектәдер, мөгаен. Бердәм булып, җитәкче белән аңлашып эшләгәндә генә күчмәс кебек тауларны да күчереп була бит ул. Җыелыш барышында халык җирлек башлыгына кат-кат рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Үзенә карата ихлас мөнәсәбәтне аңлый биредә халык, шулай булмаса, 60 яшен тутырган җирлек башлыгына "син булганга гына эшләр алга бара, тагын берәр ун ел эшлә әле", дип бер авыздан әйтмәс иде. Халык бәяне белми куймыйдыр....
Нет комментариев