Әй, язмыш, язмыш
Кырык яшь. Гадәттә, гомернең шушы вакыты кешегә хөрмәт-казаныш китерә. Ә кайберәүләрне кискен борылышлары, яңа ачылышлары белән уратып ала. Бу чорда инде акыл тупланган, тормыш тәҗрибәсе җитәрлек. Артка карап, кылган гамәлләреңә анализ ясарга, тормыш дилбегәсен турылап куярга мөмкин. Адай авылында яшәүче Вәсим Галимов исә шушы яшендә шигырь яза башлый. Иҗатының беренче җимешләре китап булып басылып та чыга. Шушы ике ел эчендә Актаныш басмаханәсендә аның өч җыентыгы дөнья күргән.
Китапларның исемнәре ир уртасы уйлануларын сыендырган: “Ачы язмыш”, “Бәхет көткәндә” һәм “Гомер бит ул бер генә”.
Их, уйланулар гына булса икән лә ул... Вәсим Галимов, ачы язмыш сынауларыннан арынып, үз китапларын үз күзләре белән рәхәтләнеп укыр иде... Тәкъдирдән узмыш юк, ләкин сынауларны җиңәрлек көчне табып була. Ике күзе дә күрми башлаган авторның иҗатка омтылышы – аның тормышындагы иң олы җиңүе ул.
Вәсим Васил улы 1977 елның 10 октябрендә Адай авылында туган. Мәктәпне тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткан. Төзүче дигән бөек һөнәрне үзләштереп, йортлар салган, төзелештә иң авыр эшләрне башкарган. Кешеләргә, өеп-өеп, бәхет-сөенеч өләшкән.
Әмма... 2014 елның 25 апреле аның өчен кояшлы көнне караңгы төнгә алыштырып куя. Җирдә – яз, сулышта – яз һавасы, агачлар бөреләнә. Тирә-як яшеллеккә төренә, ә Вәсим өчен тормышның асты өскә килә, гүя яшәү туктап кала...
– Үзебезнең авылда берәүләргә өй төзи идек. Бер күземә тимер килеп кергәнне сизми дә калдым. Шуннан башланды инде үзәк өзгеч сыкранулар, йөрәк әрнүләре, – дип искә төшерде ул көннәрне Вәсим.
Тирән ярагызга кагылган булсак, ачуланмагыз инде. Үзегез әйтмешли, күңел җәрәхәтенә дәва булырлык шигырь юллары йөрәгегездән ташый. Сүндермәгез, сүрелдермәгез иҗат утыгызны.
– Иң беренче шигырегезне хәтерлисезме?
– Ул вакытта хатыным белән аерылышмаган идек. Эштән кайтты да: “Вәсим, эштәгеләр шигырь язарга куштылар, тырышып карыйк әле”, – диде. Шуннан язып карадык. Беренчесе, икенчесе, өченчесе язылды, шуннан башланып китте инде.
Беренче иҗат җимешләрен китап итеп чыгаруда да хатыны булыша.
– Без бергә озак яшәмәдек, кызганыч, балабыз да булмады. Минем иң курыкканым да – киләчәктә берьялгызым калу. Һәркемгә дә янында терәк булырдай якын кешесе кирәк, – ди Вәсим.
– Нәрсә турында язарга яратасыз?
– Беренче китапта үземнең аяныч язмышым турындагы шигырьләр тупланды. Мәхәббәт, табигать темасы да кызыклы. Әниләр турындагы шигыремне дә бар йөрәк җылымны кушып иҗат иттем.
– Яраткан шагыйрегез бармы?
– Роберт Миңнуллин. Ул чын күңелдән яза. Миңа аның белән 5 ел аралашырга туры килде. Чөнки аларның өйләрен төзүдә катнаштым. “Роберт Миңнуллинның кружкасы белән чәй эчкәнгә, шигырь язу сәләте сиңа күчкән”, – дип шаярта дусларым.
– Җырларыгыз да интернетта күренә.
– Әйе, 12 җырым бар. Берничәсен Резеда Альмакаева җырлый иде, тик авариягә эләгеп, иҗаты тукталып тора. “Ялгыз каен” дигән
җырны Актанышта Азат Тимершәехнең юбилей концертында җырладылар. Әниләр көненә шигырь язган идем, интернет челтәренә урнаштырып бирергә кешем юк. Шигырьләрне диктофонга яздырам да, Чаллыдагы апаның кызына шалтыратам, ул күчереп алып, вконтактедагы битемә куя иде. Ноутбугы ватылгач, бу мөмкинлегем дә бетте. Диктофоным шигырьләр белән тулды, хәзер әти аларны дәфтәргә күчереп яза.
Вәсим Галимов Адай авылында 1949 елгы әтисе белән яши.
– Авылда минем кебек инвалид кешегә яшәве кыен. Актаныштан ике бүлмәле фатир бирделәр. Анда торып-торып карадым да, озын көннәр буе берүзем, ипигә чыгучы да юк. Әти янына авылга кайтып киттем.
– Менә шушы фаҗигале хәлгә тарыгач, дөньяга карашыгыз үзгәрдеме?
– Нык үзгәрде. Башта яшиселәр килмәде. Бик нык авыр булды. Нәрсә эшләргә белмәдем. Җаным-тәнем бәргәләнде, көне-төне елап. Йөгереп йөргән җирдән шулай егылгач, тартып торгызыр көч кирәк икән ул. Шуны аңлап алдым. Миннән дә начаррак яшәүчеләр бар бит әле, дип, үз-үземне тынычландырып, кулга алырга тырыштым.
– Табиблар ышанычлы сүз әйтәләрме соң, кайларга мөрәҗәгать иттегез?
– Ике ел элек яктылыкны тоя идем әле, хәзер тәрәзә яктысын да сизмим. Яки берәр яңа технология уйлап табылыр, яки Аллаһның могжизасы булыр дип кенә әйтә
табиблар. Иң башта Казанга җибәрделәр. Анда җәрәхәтләнгән күзне алмадылар, шуннан инфекция эләгеп, зыяны икенчесенә дә күчте. Уфадан – Чабаксарга, Чабаксардан Мәскәүгә җибәрделәр. Мәскәүгә 20 тапкыр барып, 30 тапкыр операция ясатырга туры килде. Ләкин файдасы юк...
– Шулай да өметне өзәргә ярамый.
– Бөтен әйберне кул бармаклары белән сизәм. Ишетү сәләте тә ярдәм итә. Уфага барырга җыенам, робот күзләр ясыйлар дип ишеттем. Иң башта ук Уфага бардым бит, ул чагында 500 мең сум акча сорадылар. Кредит алып кына түлисе калган да бит. Мәскәүгә йөри-йөри, болай да 1 млн 500 мең сум акча тотылды. Киләчәктә күреп булырмы-юкмы, инде өметемне өздем. Язмышым белән килештем.
– Шигырь язудан тыш, нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
– Ашарга пешерергә яратам. Өйләрне җыештырам. Салатлар ясыйм. Иттарткычтан ит чыгарып, котлет кыздырам. Аш, ботка кебек ризыкларның барысын да пешерәм. Армиядә пешекче идем бит. Шунда өйрәнеп калганмын. Чит кешеләр өйгә керсә, син күрәсеңмени, диләр. Бөтен җирне ятлап бетердем, күргән кебек йөри башладым. Гел әтигә аркаланып ятып булмый. Ул йөрәк авыруыннан ике тапкыр операция ясаткан кеше. Мунчаны да үзем ягам.
Вәсим Галимов – аралашырга яратучан кеше. Хәтере дә бик яхшы. Иң мөһиме – күңел күзе күрә, тормышны аңлый. Төшенкелеккә бирелми, яши, иҗат итә. Туганнары белән аралаша, дуслары күп. Аллаһ насыйп итеп, үз гаилә бәхетен табарга насыйп булсын. Иҗаты көч-куәт бирсен, илһамын арттырсын.
Ярый әле дуслар бар
Кырык яшемә җиткәч
Булдым шигырь язарга.
Дәфтәр, каләм алам дип,
Чыгып киттем базарга.
Сатып алдым базардан
Дәфтәр белән зур каләм.
Иң беренче: күп итеп,
Миннән сезгә зур сәлам.
И тырышам, тырмашам,
Язып булмый бернәрсә.
Язар идем матурлап,
Әгәр күзләрем күрсә.
Дәфтәр ачып, ак биткә
Сәлам диеп язармын.
Әгәр сез ошатсагыз,
Мин бәхетле булырмын.
Бәхет ул, минем өчен,
Түгел шигырь язудан.
Беркемгә кирәкмим, дип,
Куркам ялгыз калудан.
Шигырьләр язам әле,
Йөрәгем борчылганга.
Шатланып яшим әле,
Сез, дусларым, булганга.
Ачы язмыш
40 яшьтә шигырь яздым әле,
Укыр микән диеп берәрсе.
Ходай миңа авыр сынау бирде,
Күзләремнең килә күрәсе.
Язмышым мине кинәт үзгәртте,
Яшен суккан кебек тоелды.
Шушы яшьтә сукыр калам диеп,
Сукыр күздән яшьләр коелды.
Һәрвакытта миңа ярдәм итте,
Янда булды һәрчак хатыным.
Авыр чакта булышканың өчен
Рәхмәт әйтәм сиңа, Алтыным.
Хастаханә юлын таптап йөрдем,
Туганнарым булды янымда,
Киңәшчем дә, ярдәмчем дә булып,
Сез яшисез минем җанымда.
Бәхет
Бәхетле булыр өчен
Бары үзеңнән тора,
Ышанмасаң үзеңә,
Ата-бабаңнан сора.
Бу тормышта бәхетне
Күрә белергә кирәк.
Бәхетне бит бары тик
Сизә шул безнең йөрәк.
Кайчагында ул бәхет
Сизелми генә килә.
Вәсим ГАЛИМОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев