Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел каникулларын кыскартырга җыеналар

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2021 елда Яңа ел каникулы 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр генә дәвам итәргә мөмкин.

Федерация Советының икътисад бүлеге башлыгы Андрей Кутепов киләсе елда Яңа ел каникулын 1-3 гыйнварга калдыру турында закон проектын Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына фикер алышуга җибәргән.

Закон проектына аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда коронавирус инфекциясе аркасында, эшләмичә, өйдә үзизоляциядә яткан көннәрне компенсацияләү өчен кирәк бу. “Закон проектында, предприятиеләр һәм оешмалар икътисадын нормаль хәлгә китерү өчен эшләмәгән көннәр санын компенсацияләү максатында, 2021 елда 4-8 гыйнварны, 7 гыйнвардан тыш, эш атнасына әйләндерү тәкъдим ителә”, – диелгән документта.
Андрей Кутепов басым ясап әйткәнчә, фәкать 2021 елда гына шулай булачак.
Оныта язсагыз, исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Указы нигезендә, 2020 елның 30мартыннан 3 апрельгә кадәр илдә, хезмәт хакын саклап, эшләми торган көннәр игълан ителде. Соңыннан бу режим 30 апрельгә кадәр озайтылды. Моннан тыш 2020 елның 6-8 мае эшләми торган көннәр буларак игълан ителде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев