Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел корпоративларына Актанышның күңел ачу урыннары әзер

Кайбер эшмәкәрләр “Халык корпоративларга ашыкмый әле” дисә, икенчеләр “Броньлаучылар көннән –көн арта”, дип җаваплады.

           “Тургай” кафесы директоры Зәйфәрия Нургалиева Яңа ел бәйрәмнәре дип халык заказ бирергә ашыкмый әле, ди:


 

-    Кайчандыр бик матур корпоративлар, бәйрәмнәрдән залларыбыз гөрләп тора иде. Пандемия барлык традицияләрне бозды. Чикләүләр кертелгәннән соң, барлык саклык чаралары гамәлдә. Күп кешелек бәйрәмнәр үткәрү тыелганнан соң алдан бронь салып куелган юбилейлар, башка чаралар уздырылмады- үзегез аңлыйсыз, без табышсыз калдык. Бездә тыелса да, райондашларның күрше Башкортстанга чыгып кафеларда бәйрәм уздырып кайтканын ишетеп тордык. Ни өчен безгә чикләү бар да, күршеләргә юк икән- аптырадык.  Яңа елга берничә генә корпоративка заявка алдык, әле алар да кире уйламаса дигән шигем бар,- дип сөйләде Зәйфәрия апа. 

 

             Актаныш рестораны баш хисапчысы Эльвира Ризванова исә Актанышта яңа кафелар ачылу ресторанга килүчеләрнең азая башлавына китерде дип саный:


 

          -    Быел Актанышта өч яңа халык туклануы үзәге ачылды: элекке “Мизгел”дә “Сәмәрканд” кафесы, “Альмига”ның икенче катында бик матур заллар ясалды, өченчесе- “Перекресток” кибетендә дә кафе эшли дип беләм. Корпоративларга килгәндә 24, 28 декабрь көннәре өчен барлык бүлмәләр дә тулды. Башка көннәрдә урыннар табарга була әле. 

 

                Социаль челтәрләрдә, аеруча инстаграмда “Альмига»ның икенче катында бәйрәм үткәрүчеләр күренә башлады.

Кафеның хуҗабикәсе Альбина Исламова да үз аккаунтында кафеның интерьерын күрсәтеп алды. 

 

-    Альбина, сезне яңа кафегыз ачылу белән котлыйбыз, эшләрегез уңышлы булсын!


 

-    Рәхмәт, әйе без күптән түгел генә эшли башладык. Залга ихтыяҗ бар. Үзебезнең ял итәргә вакыт юк- йөгерәбез дә йөгерәбез- матур булсын, килүчеләргә ошасын, стильле булсын дип тырышабыз. 
 

 

-    Райондашларыбыз өчен “Яңа ел киче” корпоративын оештарырга уйлыйсыз икән әле
   

 

-    Әйе, 27 декабрь көнне үзебезнең инициатива белән “Яңа ел киче” корпоративын оештырабыз. Казаннан якташ артисларыбызны чакырдык- бәйрәмне Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып барачак. Банкетта ял итү бәясен 2500 сум итеп куйдык. Бу бәягә өстәлдәге закускалар, беренче, икенче ашлар, салат, десерт, чәй кергән. Кем тели шул килеп, рәхәтләнеп ял итеп, уеннарда катнашып яңа ел кәефе белән кайтып китә алачак. Әле анонс та, реклама да бирмәдек, әмма халык инде безнең хакта ишеткән. “Яңа ел киче” корпоративына урыннар бетеп килә.
 

 

Ә сезнең коллектив корпоративка әзерләнәме, әллә башкача ял итүне хуплыйсызмы?

Безнең сораштыруда катнашырга чакырабыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев