Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел табынына - яңа идея

Яңа ел табынына тавык итеннән әзерләнгән, һәркем күңеленә хуш килердәй ризык тәкъдим итәм. Кирәк: 4 тавык боты, 1 аш кашыгы коры желатин, тоз, борыч, 2-3 тырнак сарымсак. Итне тире-сөяктән арындырып, юка итеп турарга да, югарыда аталган барлык тәмләткечләрне салып болгатырга кирәк. Желатин суда эретелми, коры килеш салына. Үзегезгә ошаган таба...

Яңа ел табынына тавык итеннән әзерләнгән, һәркем күңеленә хуш килердәй ризык тәкъдим итәм.
Кирәк: 4 тавык боты, 1 аш кашыгы коры желатин, тоз, борыч, 2-3 тырнак сарымсак.
Итне тире-сөяктән арындырып, юка итеп турарга да, югарыда аталган барлык тәмләткечләрне салып болгатырга кирәк. Желатин суда эретелми, коры килеш салына. Үзегезгә ошаган таба төбенә кишер, укроп, петрушка һ.б. яшелчәләрдән бизәк ясарга да, өстенә ипләп кенә ит салырга, кул белән тыгызлап куярга кирәк. Ит духовкада 180 градуста 1 сәгать пешә. Тәмам суынгач кына тигез матур савытка әйләндереп бушатабыз. Савыт читләрен салат яфраклары, кыяр, помидор, лимон кисәкләре һ.б. белән бизәргә була. Телемләп кисеп ашыйбыз.
Табыныгыз түгәрәк, Яңа ел мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев