Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа ел яңача җылытачак

2020 елда Актаныштагы барлык күпфатирлы йортлар һәм социаль объектлар үзәктән җылыту системасыннан аерылачак. Бу безнең өчен яңалык та түгел кебек, чөнки кайбер күпфатирлы йортлар үз-үзләре җылытуга күчте инде. Әлбәттә, фикерләр төрле. Яңалыктан, мәшәкатеннән куркып калалар. Ләкин ике контурлы газ белән җылытуга 6 ел үк элек һәм 2018 елда күчкән актанышлыларның канәгать калулары, уңай фикерләре күңелдәге киеренкелекне юкка чыгара, ышаныч уята.

2013 елдан башланды бу эш. Авырлык белән. РТС бистәсендәге Бакча урамының 3 нче һәм 4 нче күпфатирлы йортлары, иң беренчеләрдән булып, ике контурлы газ белән җылытыла. Алар да башта икеләнгәндер, куркып калгандыр. Яңалык күп вакыт авыр кабул ителә. Тик:                                                           – Уңышлы барып чыкты. Яшәүчеләр канәгать, – ди “Яран” ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев. – 2018 елда Бакча ур., 5, Механизаторлар ур., 9, 11, Тынычлык пр., 81, Ленин пр. 119 нчы йортларда шәхси җылылык системасы үткәрелде, алар үзәктән аерылдылар. Чак кына кытыршылыклары килеп чыкса да, хәзерге вакытта анда уңай атмосфера хөкем сөрә. 2019 елда 8 йорт кушылды. Калган күпфатирлы йортларның барысы да 2020 ел планына кертелде. 
Каршы килүчеләр дә булган. Шул кешеләр хәзер рәхмәтләрен белдерәләр. 

undefined
Заһида Зарифҗанова, Механизаторлар ур., 11 йортта яшәүче:
– Бик пөхтә, төгәл эшләделәр, бик акыллы егетләр. Ике атна дигәндә төгәлләп тә куйдылар. Башта бик каты каршы төштек бит без бу эшкә. Чөнки басымы кисәк төшеп китә, суы җитми икән дип куркыттылар. Ләкин ялгышканбыз. Былтыр 2018 елның җәендә урнаштырдылар. Бик уңайлы. Бер ел инде басымы да үзгәрми, бер килеш тора. Үзгәрсә дә, үзебез көйләп куя беләбез, кемнедер чакыру кирәкми.
– Заһида апа, нинди уңайлыкларын күрәсез?
– Түләү ягы арзанга чыга, шуңа күрә бик рәхмәтлемен. Мәсәлән, бу айда җылылыкка 959 сум гына түлим. Газ казаны өчен ай саен 1 мең түләп барганны кушып санасаң да, арзанга төшә. Элек 4 меңгә якын булып килә иде квитанция. Үзебезгә кирәк кадәр җылыта алабыз. Беренче катта, почмак фатирда яшәсәм дә, зарланмыйм, өебез җылы. Ут сүнеп алса да, үзенән-үзе кушыла. Май, август-сентябрь кебек айларда суык көннәр озакка китеп, өебез суынып китсә дә, тиз генә кушып җылытабыз.
– Коридорлар салкын түгелме?
– Коридор салкын булмасын өчен тышкы ишекне ябып йөрергә кирәк.
Актанышның үзәктәге өлешендә бу эш ике ел элек башланып китте. 
Гөлнара Хөсәенова, 119 нчы йортта яшәүче:
– 2018 елда безгә дә шәхси җылылык системасы кертелде. Торбаларны бөтен килеш алыштырдык. 2 ел гарантия бирделәр. Аллага шөкер, 18 фатирның барысы да беренче кышны тыныч үткәрде, икенчесенә кердек. Мин бик канәгать. Йортыбыз ике катлы, тышкы ишекне ябып йөрибез. 
– Үзәктән җылытудан нинди аермасын сиздегез?
– Икенче катта яшәсәк тә, җылылыкка туенып бетә алмый идек. Хәзер инде үзебез, күпме кирәк, шуның кадәр рәхәтләнеп кулланабыз. Җылы, рәхәт. Суны бойлер аша җылыта идек, ә хәзер ике контурлы газга көйләгәч, ул өйне дә, суны да җылыта. 
– Килешү төзү, түләү хакында беләсебез килә?
– “Яран” ширкәте аша Казанның УКС оешмасы белән килешү төзедек. Төп эшләрне Актаныштагы “Сугаз” оешмасы башкарды. 7 елга процентсыз кредит бирелде, 2 бүлмәле фатирыбызга ул 110 мең сумлык булды. Ай саен 1300 сум түләп барабыз. Теләүчеләр бөтен сумманы берьюлы түли ала. Моңа кадәр кыш айларында коммуналь түләүләр 3 мең сумга якын иде (2700-2800); хәзер, күп дигәндә, 1300-1500 сум тирәсе чыга. Гаиләбездә 7 кеше булгач, газ плитәсенә квитанция 700 сум тирәсе булып, аерым килде. 3 меңгә 700 сумны кушкач, 3700 килеп чыга. Ә хәзер газ плитәсе өчен аерым түлисе түгел, ул шушы 1300-1500 сум эченә кереп бетә. Чыгымнар икеләтә кимеде, шуңа бик отышлы, без бик канәгать. 
2019 елда 8 күпфатирлы йорт үзәк җылыту системасынна өзелде. Газ казаннары урнаштыру Ленин проспектының 106 нчы йортында төрле каршылыклар белән башкарылып чыкты. Иң беренчесе – вакытның озакка сузылуы. Июль уртасында башланган эш октябрь башына гына төгәлләнде. Быелгы кыш әле үзәк өзгеч суыкларын күрсәтмәде, шуңа күрә биредә яшәүчеләрнең икеләнүләре һаман юкка чыкты дип әйтергә иртәрәк. Шулай да ахыры хәерле булыр дип өметләнәләр.

undefined
Раушания Салихова, 106 нчы йортта яшәүче:
– Газ казаннарын көйләү безнең йортта озак вакыт дәвам итте. Җәй-көз айларында эшчеләрне көтеп үтте гомеребез. Әлегә әйбәт кенә эшләп тора, беренче кышка кердек, ничек булыр, барыбер куркытып тора. Әле бит каты суыклар күзәтелмәде. Теләсәк көчәйтәбез, теләсәк киметәбез – иң уңайлы ягу шунда. Җылы су килеп тора. Торбаларны яңарттылар. 7 ел дәвамында ай саен 1510 сум түләп барырга тиешбез. Тотылган газга, исәпләгечтән карап, аерым түлибез. Әйе, яңалыкны авыррак кабул итәбез. Олы кеше бит инде без, сигнализациясе кычкыра башласа да, каушап калабыз. 
2019 ел генераль репетиция булды, ахры. 2020 елга билгеләнгән эшләр инде башланып та киткән. 
– Газлаштыру фонды – төп башкаручы. “Стройгарант”, “Стройметиз”, “Сугаз”, “Строитель” – подрядчы оешмалар. Фасадтагы газүткәргечләрне кыш айларында сузып бетерү турында сүз барды. Ленин пр, 13 а, Тынычлык пр., 9 а йортларында эшләр инде башланып китте, – дип таныштырды Рәшит Тимер улы. 
Быел Актаныштагы 57 йортның 1260 фатирында газ белән җылытуга күчү көтелә. Социаль объектлар өчен дә блок казаннары урнаштырыла башлаган. 
– Эш күләме зур, вакыт кысан, сыешырлармы икән? Узган елгы кимчелекләр кабатланмасмы?
Рәшит Фәрдиев: 
– Подрядчы оешмаларга катгый таләп куелды. Фатирга керә икән, бөтен эшне дә берьюлы бетереп чыгарга. Кат-кат йөрерлек булмасын. Бу көннәрдә газлаштыру фонды исәпли, проектлар ясата. Актлар формалаштырыла, килешүләр төзелә. Шуңа күрә фатир хуҗаларыннан гаризалар җыюны тизләтү сорала.. Гаризалар “Яран” торак милекчеләр ширкәтендә төзелә. Без аларны газлаштыру фондына тапшырабыз. Үрнәге бар, бәяләре күрсәтелгән. Һәркемгә теләге буенча сайлау мөмкинлеге каралган. Газ өлешеннән тыш, башка урында үзгәрешләр кертергә була. 
– Нинди үзгәрешләр инде ул?
– Кайберәүләр җылылык батареяләрен өстәмә сатып алып куйдыра. Кеше хәтта җылылыкны үзе кертә ала. Ике контурлы газ казанын үзе сатып алып, радиаторларны үзе урнаштырырга мөмкин. Шуңа карап, башкарылган эшкә бәя киметелә. Ләкин бу бөтен кешенең дә кулыннан килми. Элеккеге батареяләрне алыштырмаучылар бар. Әмма ул чагында газлаштыру фонды гарантия бирми. Ә болай ике ел гарантия вакыты саклана. Ике контурлы газ казаны урнаштыргач, краннан килә торган су да җылытыла. Кайберәүләр бойлерларын калдыра. Әйе, монысы да һәркемнең үз теләгендә. Хәтта берконтурлыны гына куярга теләк белдерүчеләргә дә каршылык күрсәтелми. Андый очракта үзеннән-үзе электр суҗылыткычы кирәк булачак. 
– Үзәк җылылык системасыннан өзелгәннән соң подъездларда суык булмасмы? Дивар-почмаклар, сыкыланып, күгәрмәсме? 
Җавап бер:
– Моның өчен бары тик тышкы ишекләрне ябып йөрергә генә кирәк. 
 
            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев