Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа елда ничә көн ял итәбез?

Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 Февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре ялларын озынайтты. Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә...

Яңа ел бәйрәмнәре исәбеннән, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда 23 Февраль һәм 8 Март бәйрәмнәре ялларын озынайтты. Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк.
2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә (җомга) һәм 8 майда (дүшәмбе) ял итәчәк.
Яңа ел каникуллары исә тугыз көн дәвам итәчәк: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр. Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында - дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алдыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев