Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа елдан нинди яңа законнар гамәлгә керде?

Яңа елдан - яңача яши башладык. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Аларның кайберләре турында белеп тору зыян итмәс. Коллекторлар турында Әлеге документ узган ел башында Ульяновскида булган хәлләрдән соң кабул ителде. Ул вакытта коллектор, банк каршындагы бурычын түләүне таләп итеп, бер йорт эченә яндыргыч сыеклык тутырылган...

Яңа елдан - яңача яши башладык. 2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Аларның кайберләре турында белеп тору зыян итмәс.
Коллекторлар турында
Әлеге документ узган ел башында Ульяновскида булган хәлләрдән соң кабул ителде. Ул вакытта коллектор, банк каршындагы бурычын түләүне таләп итеп, бер йорт эченә яндыргыч сыеклык тутырылган шешә ыргыткан иде. Нәтиҗәдә 56 яшьлек ир-ат һәм аның ике яшьлек оныгы бик каты пешеп, хастаханәгә эләкте. Яңа закон коллекторның бурычлыга зыян китерүен, физик көч куллануын һәм янавын, кешенең намусын мыскыл итеп, психологик басым ясавын тыя. Шулай ук коллектор бурычлы кеше турындагы шәхси мәгълүматларны өченче кешегә җиткерергә, төннәрен һәм атнасына ике тапкырдан да күбрәк шалтыратырга тиеш түгел. Моннан соң бурычларны кире кайтарттыру белән махсус дәүләт реестрына кертелгән кредит оешмаларына гына шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Әлеге реестрны хөкүмәтнең вәкаләтле оешмасы алып барачак. Ул исә ел ахырында барлыкка киләчәк. Коллекторлык эшчәнлеген оештыру өчен пошлина ун тапкырга - 10 меңнән 100 меңгә кадәр артачак. Закон бозучыларга да штраф күләме ун мәртәбә артты - хәзер ул 2 млн сумга кадәр җитте.
Пенсия яше арту
Россиядә түрәләрнең пенсия яшен арттыру турында яңа канун гамәлгә керде. Әлеге канун нигезендә, һәр алты ай саен чиновникларның пенсия яше арта барачак. Быел ул ирләр өчен - 65, хатын кызларга 63 яшьтән булачак. Әлеге канун буенча шулай ук федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге түрәләргә пенсия түләү буенча тигез шартлар тудырыла. Элегрәк дәүләт хезмәткәрләре пенсиягә гади хезмәткәрләр кебек үк, ирләр - 60, хатын-кызлар 55 яшьтән китә ала иде. Түрәләрнең пенсия яшен арттыру тәҗрибә рәвешендә кертелә, соңрак бу яңалык бөтен халыкка кагылырга тиеш.
Медицина өлкәсендә
2017 елның 1 гыйнварыннан ВИЧ-инфекцияле кешеләр реестры булдырылачак. Аның ярдәмендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, һәр пациентны дәвалау өчен, даруларны үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алуга күчәргә тели.
1 гыйнвардан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы иминиятләштерелгән россиялеләргә диспансеризация һәм вакцинация үтәргә кирәклеге турында СМС хәбәр итү программасын эшләтеп җибәрәчәк.
Яңа елдан россиялеләрне бюджет хисабыннан чит илгә дәваланырга җибәрүне гадиләштерә торган закон үз көченә керә. Хәзер Россия гражданинын дәвалауга чит ил оешмасы белән контракт төзегәндә, чикнең теге ягында бердәнбер тәэмин итүчедән дәүләт сатып алуы башкарылачак.
Препаратның чынлыгын тикшерү һәм аның җитештерүчедән аптекага кадәр юлын күзәтүдә ярдәм итә торган автоматлаштырылган контроль системасы эшли башлый. Фармацевтика субстанцияләре җитештерүчеләре алкоголь продукциясе исәбен алучы автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмат системасына (ЕГАИС) тоташтырылачак.
Спорт чараларына - паспорт белән
Хәзер рәсми спорт чараларына билетларны паспорт белән генә сатачаклар. Шулай ук әлеге документны ярышка кергән вакытта да күрсәтергә кирәк булачак. Моннан тыш, яңа закон буенча, Россиянең Эчке эшләр министрлыгы сайтында спорт мәйданына керү тыелган җанатарлар исемлеге дә бастырылачак.
Исерткеч эчемлекләргә һәм тәмәкегә акциз
Исерткеч эчемлекләргә һәм тәмәкегә, шул исәптән электрон сигаретларга акциз күтәрелде. Хәзер шәрабның литры - 10-18 сум, шампан шәрабыныкы- 14-27 сум, сыраныкы - 21-39 сум. Тәмәкегә акциз 1000 данәгә 2000 сумнан да кимрәк булмаячак. Димәк, әлеге үзгәрешләр эчемлекләргә бәя күтәрелүенә дә китерәчәк, дигән сүз.
Федераль казна акчасы һәм субсидияләр турында
1 февральгә кадәр Россиянең Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы төбәкләргә федераль субсидияләрне бирүнең яңа кагыйдәләрен билгеләүче бюджет законнарын үзгәртергә тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип хәбәр ителде. «Российская газета» язганча, бу юлы сүз икътисади үсеш һәм социаль өлкәдә аеруча югары күрсәткечләргә ия төбәкләргә грантлар рәвешендә федераль казнадан күбрәк акча бирү турында бара.
Быелгы икенче мөһим яңалык субсидияләрне бүлүнең катгый срокларына кагыла. Барлык субсидияләр 1 февральгә кадәр бүленергә тиеш дип көтелә. Шуннан соң бер ай эчендә төбәкләр белән килешүләр төзелергә тиеш. «Әгәр дә министрлыклар субсидияләрне 1 февральгә кадәр бүлмәсә һәм 1 мартка кадәр килешүләр төземәсә, акчаларны кире алып, аларны башка чараларга юнәлтәчәкбез», - дип белдергән Россия финанс министры Антон Силуанов.
Федераль субсидияләр - икътисад һәм социаль өлкәдәге проектларны тормышка ашыру өчен бүленүче акчалар, анда төбәкләр дә үз финансларын кушарга тиеш. Хәзер Россиядә барлык төбәкләрнең 9-10 триллион сум күләмендәге берләштерелгән бюджетында 300-400 миллиард сумны шушы федераль субсидияләр тәшкил итә.
Моннан тыш, акциздан кергән керемнәрне федераль һәм төбәк бюджетлары арасында бүлү тәртибендә дә үзгәрешләр бар. Төбәкләр алкогольгә 50 процент түгел, ә 60 процент акциз алачак.
Электрон контентка салым
Шулай ук 1 гыйнвардан «Google»га салым» законы да гамәлгә керәчәк. Хәзер Россиядә интернет аша сату итә торган чит ил компанияләре интернет-контентка салым (НДС) түләргә тиеш була. Аерым алганда, бу төр салым электрон китаплар, рәсемнәр, музыка, аудиовизуаль әсәрләр, компьютер программалары (шул исәптән компьютер уеннары), мәгълүматлар базасын сатканда түләнәчәк. Салым ставкасы - 18 процент.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Луговой бәяләве буенча, әлеге закон ил казнасына ел саен ун млрд сум акча китерәчәк. Кайбер компанияләр, мәсәлән, Google һәм Nintendo үз хезмәтләренә бәя арту турында хәбәр итте инде. Әлегә Apple һәм Sony дан бернинди дә мәгълүмат ирешелмәде, тик шулай да Американың Netflix онлайн-кинотеатрының контент өчен бәя арттырмаячагы билгеле булды.
Интернет -агрегаторларга бәйле закон
Быелдан көндәлек аудиториясе бер млн кешедән арткан хәбәрләр яза торган зур интернет-агрегатор вакытлы матбугат чарасына тиңләшә. Хәзер алар бастырылачак мәгълүматларының дөреслеккә туры килгәнлеген тикшерергә тиеш булачак. Моннан тыш, әлеге интернет ресурсларда дәүләт сере булып саналган мәгълүматларны, террорчылыкка өнди торган һәм аны яклап чыккан язмаларны бастыру да тыела.
Ниһаять, моннан соң агрегаторларга сайлаулар белән бәйле законнарга кагылышлы тыюлар һәм чикләүләр белән дә исәпләшергә туры киләчәк
Сыра законы
1 гыйнвардан күләме 1,5 литрдан зуррак булган пластик шешәләрдә сыра җитештерү һәм сату тыела. Дөрес, 2017 елның алты аенда эшмәкәрләр тарафыннан элегрәк күпләп сатып алынган зур шешәле сыралар сатылырга мөмкин әле, ә менә 1 июльдән соң алар кибет киштәләреннән тулысы белән алынырга тиеш. Әлеге законны бозучыларга 200-500 меңгә кадәр штраф яный.
Бала утыргычлары турында закон
12 яшьтән кечерәк булган балалар өчен мәҗбүри рәвештә автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылды. Хәзер 7-12 яшьлек балаларны махсус җайланмасыз да йөртергә мөмкин. Әмма алар арткы утыргычта һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп утырырга тиеш. Ә менә баланы алдагы утыргычка утырткан очракта, автокресло файдалану мәҗбүри. Җиде яшькә кадәрге балаларны да бары тик креслога гына утыртырга рөхсәт ителә - калган барлык «тотып торучы махсус җайланмалар» куллану 1 гыйнвардан соң закон тарафыннан тыела. Машинада бала йөрткәндә закон бозу очраклары ачыкланганда, штраф күләме шулай ук калды - өч мең сум. Моңа өстәп, тагын бер яңа төрле штраф та барлыкка килде - хәзер җиде яшьтән кечерәк баланы ялгызын машинада калдырган әти-әнидән 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.
Парламент ярдәмчеләре турында закон
Һәр депутатның Дәүләт Думасындагы эшләрдә ярдәм итү өчен - ике, төбәкләрдәге эшләр буенча өч ярдәмчесенә барысына бергә хезмәт хакы түләү фонды 165 мең сумны тәшкил итә иде. Хәзер әлеге сумма 230 меңгә кадәр күтәрелде. Әлеге аерма хисабына депутатлар төбәкләрдә ярдәм итүче тагын ике кешене эшле итә алачак.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=17628
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев