Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа елга – сыйфатлы бүләк

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бәйрәм каршылар алдыннан барлык гаиләләр, оешма-предприятие хуҗалары балаларыбызга Кыш бабай бүләкләре әзерләү, балаларның бәйрәмнәрен үткәрү белән мәшгуль. Әмма балага бүләк сайлау бик җиңелләрдән түгел. Бу бүләкнең сыйфатлы да, сәламәтлек өчен зыянсыз да булуы шарт. Бәйрәм алдыннан кибетләрдә иң күп сатыла торган товар - балалар өчен...

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Бәйрәм каршылар алдыннан барлык гаиләләр, оешма-предприятие хуҗалары балаларыбызга Кыш бабай бүләкләре әзерләү, балаларның бәйрәмнәрен үткәрү белән мәшгуль. Әмма балага бүләк сайлау бик җиңелләрдән түгел. Бу бүләкнең сыйфатлы да, сәламәтлек өчен зыянсыз да булуы шарт.
Бәйрәм алдыннан кибетләрдә иң күп сатыла торган товар - балалар өчен уенчыклар, азык-төлек.
Бүләк сайлаган вакытта сатучы да, әти-әни дә нәрсәгә игътибар итәргә тиешлеген исегезгә төшерәбез: иң элек аның маркировкасына карарга кирәк.
Һәрбер товарда да этикеткадагы мәгълүмат түбәндәгеләрне үз эченә ала: продукциянең исеме, продукция эшләнгән илнең исеме, эшләп чыгаручының урнашкан урыны, товарның нәрсә өчен кулланылуы, эшләнү сәгате, вакыты (ае, елы), базар әйләнешендәге гомуми билгеләмәсе, эшләп чыгаручының товар билгеләмәсе, продукциянең саклану вакыты, хезмәт итү вакыты, уенчык белән уйнау өчен баланың минималь яше, уенчыкны чистарту ысулы.
Бу мәгълүмат кулланучыга ачык итеп рус телендә җиткерелергә тиеш.
Яңа ел күчтәнәченең эчендә нәрсәләр барлыгына, аның составына аеруча игътибар итү кирәк. Күчтәнәч каплары эченә салынган барлык төр продуктларның да исеме, эшләп чыгарган фабриканың, фирманың исеме, һәрберсенең саны күрсәтелгән исемлеге булу шарт. Сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документы булмаган азык-төлек һәм балалар уенчыгы бөтенләй дә сатылырга тиеш түгел.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев