Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа елга тарталетканы үзебез ясыйбыз

90 г ак майны 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап уарга да, 1,5 стакан он белән яхшылап болгатырга. Аерым савытта 2 аш кашыгы сөт өстен 1 чәй кашыгы камыр күперткече (разрыхлитель) белән болгатырга да, алдагы катнашмага кушып, эластик хәлгә килгәнче әвәләргә кирәк. Камырны 20 кисәккә бүлеп җәябез. Кекс формаларын...

90 г ак майны 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап уарга да, 1,5 стакан он белән яхшылап болгатырга. Аерым савытта 2 аш кашыгы сөт өстен 1 чәй кашыгы камыр күперткече (разрыхлитель) белән болгатырга да, алдагы катнашмага кушып, эластик хәлгә килгәнче әвәләргә кирәк. Камырны 20 кисәккә бүлеп җәябез. Кекс формаларын исә майларга һәм он сибәргә, артык онны кагып бушатырга кирәк. Силикон формаларны майлау да җитә. Форма читенә камырны яхшы итеп баскалап салабыз. Камыр артык йомшак булса, тарталетка урынына кекс килеп чыгуы бар. Алдан 190 градуста кайнарланган мичтә 15 минут пешереп алабыз.
Тарталеткаларда кабымлык (закуска)
150 г эремчек, 100 г тозлы селдь балыгы, 100 г яшел алма, тоз, борыч катнашмасын блендер белән ваклап ясаган кабымлык үзенчәлекле, тәмле. Салатның өстен балык уылдыгы, шпинат яки петрушка белән бизәргә була. Тарталеткаларны өстәлгә утырыр алдыннан гына тутыру кирәк, югыйсә алар йомшарып китә.
Тарталеткадан десерт
150 г эремчек, 5 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 1 кап ванилинны блендер белән болгатырга да, тарталеткага ваклап тутырылган җиләк-җимеш өстенә кондитер шприцы белән агызырга кирәк. Йомырканың чи булуы ошамаса, эремчек белән йомырканы 3 минутка микродулкынлы мичкә куеп алырга кирәк.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Яңа ел бәхет һәм шатлыклар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев