Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯҢА ЕЛНЫ МАТУР КАРШЫЛАП: Иң уңышлы бизәлешле оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары хөрмәтләнде

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында 2022 елның беренче киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә 2021 хуҗалык елына нәтиҗә ясалды, 2022 елга максат-бурычлар билгеләнде. 
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрен югары әзерлек белән каршылаган җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре хөрмәтләнде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мактаулы урыннарга лаек булган коллективларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Авыл җирлекләре арасында I урын - Иске Байсар, 
II урын - Иске Айман, Аккүз, 
III урын - Актанышбаш, Әтәс, Иске Кормаш авыл җирлекләренеке. 
Шулай ук Югары Яхшый, Татар Суыксуы, Мәсәде, Иске Богады һәм Теләкәй җирлекләренең дә бәйрәмгә әзерлеге уңай яктан билгеләп үтелде. 
 Актаныштагы мәгариф оешмалары буенча җиңүчеләр: 
I урын - Технология техникумы, 
II урын - "Ромашка" балалар бакчасы, сәләтле балалалр өчен гуманитар гимназия-интернат 
III урын - "Әтәчкәй", "Тылсым", "Алтынчәч" балалар бакчалары. 
 
Район оешмалары арасында мактаулы урынга лаек булучылар: 
I урын- район үзәк хастаханәсе, 
II урын - Саклык банкы, 
III урын - Актаныш авыл Советы бинасы һәм "Актаныш" агрофирмасы идарәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев