Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа эшчәнлеккә акча кайдан табасы?

Социаль мәсьәләләрне җирле бюджеттан тыш хәл итеп буламы? Шәхси эшмәкәрләр хәл итә ала, дип саный белгечләр. Социаль эшмәкәрлек проектында катнашып, эшчәнлекләрен социаль проблемаларга юнәлдерсәләр, дәүләт процентсыз акчалар биреп торачак. Сүз зур суммалар хакында бара. Иң мөһиме: идеяләр белән мөрәҗәгать итәргә, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, дигән фикер белән чыкты район...

Социаль мәсьәләләрне җирле бюджеттан тыш хәл итеп буламы? Шәхси эшмәкәрләр хәл итә ала, дип саный белгечләр. Социаль эшмәкәрлек проектында катнашып, эшчәнлекләрен социаль проблемаларга юнәлдерсәләр, дәүләт процентсыз акчалар биреп торачак. Сүз зур суммалар хакында бара.
Иң мөһиме: идеяләр белән мөрәҗәгать итәргә, әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк, дигән фикер белән чыкты район җитәкчелеге. Әлеге конкурс шартлары белән кызыксынучылар район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттаховка, аның икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаевага мөрәҗәгать итә алалар.
Актаныш технология техникумы Г.В.Плеханов исемендәге Россия дәүләт сәүдә-икътисад университетының филиалы булган Казан институтының фәнни-белем бирү кластер составында эшли. Безнең райондагы әлеге уку йортына карата җаваплылыгы бар икән, аның Актаныш белән элемтәләрне яхшыртырга теләве - гадәти хәл. Узган атнада алар җитди хезмәттәшлеккә бер адым ясадылар: актанышлыларны социаль эшмәкәрлек проектында катнашырга чакырдылар.
Россия дәүләт сәүдә икътисад университетының Казандагы филиалы директоры Андрей Артемьев Актанышка, бөтенләй көтелмәгәнчә, өр-яңа максатлар белән килде. Районда социаль-бизнес проектны тормышка ашыручы махсус комитет төзелде, һәм аның беренче утырышы Андрей Артемьев катнашында узды.
Утырыш район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә үтте. Анда шәхси предприятие хуҗалары, эшмәкәрләр чакырылган иде. Әлбәттә, яңалыкны беренче сөйләшүдә генә һәр кешегә ирештерү мөмкин түгел. Ләкин аның кызыксыну уятырлыгы бар.
Әйе, моңа чаклы һәм хәзер дә социаль мәсьәләләр бюджет һәм дәүләт акчалары хисабына хәл ителә. Алга киткән чит илләрдә идарә итү ысуллары ышанычлы шәхси затларга тапшырылган. Менә шундый яңалыкның беренче карлыгачын Россия сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы тәкъдим итә.
- "Социаль эшмәкәрлек проекты "Лукойл" фонды аша финанслана. Аның инвестицион портфеле 5 млн доллар тәшкил итә. Сез үз җирлегегездә нинди төр эшмәкәрлекне үстерергә ниятлисез, иң элек шуны ачыкларга һәм шул идея белән конкурс комитетына онлайн-теркәлү узып, гариза тапшырырга тиеш буласыз, - диде Казаннан килгән вәкил.
Социаль бизнесны тормышка ашыру өчен проектта катнашу хокукы алучыга алар 500 мең сумнан алып 10 млн сумга кадәр финанс биреләчәк, дип ышандыра. Аны икенче елдан гына кайтара башлыйсы һәм түләүне 7 елга хәтле сузарга мөмкин. Ә 500 мең сумга кадәр алынган сумманы 5 ел эчендә кайтарырга кирәк булачак. Андрей Артемьев тагын шунысына басым ясады: бәйгегә гаризалар март аена чаклы кабул ителә, әмма идея турында уйланырга соңга калмаска кирәк. "Бер яки ике атнадан Актанышка тагын килергә, сезгә идеяләрегезне формалаштырырга ярдәм итәргә уйлыйбыз", - диделәр яңа проект белән таныштыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев