Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа Җияш авылында гомер кичерүче Җүәйрә апа Зәйнуллина бүген үзенең 100 яшьлек олы юбилеен каршылады

Җүәйрә әби Зәйнуллина үзенең йөз яшен каршы алды

Бүген Яңа Җияш авылында гомер кичерүче Җүәйрә әби Зәйнуллина үзенең йөз яшен каршы алды. Бер гасырлык гомер юлы узган ак әби бик бәхетле. Аның арка терәге, 63 ел иңге - иңгә куеп яшәүче тормыш иптәше Нәҗибе дә исән-сау. Икесе дә яшьтән үк эшләп үскән, тормышның ачысын - төчесен күп татыган алар. Шулай булса да, яшәү ямен, тормыш ямен югалтмаганнар. Биш балаларының, онык - оныкчыкларының кадер - хөрмәтен тоеп яшиләр. Йөзьяшәр әбекәйне район башлыгы Энгель Фәттахов үзе тәбрик итте. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев