Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа китап дөнья күрде

Гыйлемнең иҗаты күпкырлы. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә шигырьләр яза.

Гыйлемнең иҗаты күпкырлы. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә шигырьләр яза. Шагыйрәнең мәңге тутыкмас үткер каләменнән юмористик әсәрләр дә коелып кына тора. Тормышны яратучы хыялый күңеле, тиз тәэсирләнүчән, хисле йөрәге, тынгысыз уйлары аны матур әдәбияттан ерак җибәрми. Ләкин без Лилия Шәйгарданова авторлыгында чыккан публицистик язмалар белән дә яхшы таныш. Бик күп еллар элгәре район газетасында (ул чагында – “Игенче даны”, хәзерге “Актаныш таңнары” газетасында) мәкаләләр циклы дөнья күрде. Актанышның музыка мәктәбеннән (хәзерге сәнгать мәктәбе) тирән эчтәлекле язмалар әзерләп, районның мәдәни өлкәсен тарихлаштырды.

Газетаның актив хәбәрчесенә әверелгән авторның язмыйча яши алуын күзаллап булмый. Лилия Гыйлемнең иҗатына очерклар үтеп керде. Кызыклы интервьюлары, аналитик мәкаләләре, тарихи язмалары вакытлы матбугатта даими урын алып тора. Тарих белән кызыксынуының үз сере бар: районның архив бүлеген, туган якны өйрәнү музеен җитәкләгән еллар тормышка төптәнрәк карарга этәргән.

Үткәнне белеп, киләчәккә карап, иҗатын баеткан, күңелен илһамландырган каләм иясе бер-бер артлы китаплар бастырып чыгара. Матбугатта дөнья күргән язмаларын туплаган җыентыгы да – әйтәсе фикерен киләчәк буынга җиткерергә теләүдән. Ә Лилия Гыйлемнең күңел хәзинәсе бай, һәркемгә җитәрлек. Иҗат кешесе өчен йөрәк хисләреңне башкалар белән уртаклашу бик кирәк. Бу – аның яшәү рәвеше...

30 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең уку залында Лилия Гыйлемнең “Гомер бер генә”, ”Без бәләкәй чакларда” китапларын тәкъдир итү кичәсе уздырыла. 
Кичә 13.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев