Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа концепция: тәмәке көйрәтүчеләргә көн бетә!

2014 елдан соң туучыларга тәмәке сатмаячаклар. Шулай ук тәмәке көйрәтергә яратучылар, сәламәт тормыш алып баручылар белән чагыштырганда, озаграк эшләячәк. Тәмәке тартучылар проблемасын Россиядә нәкъ шушындый кырыс юллар белән хәл итәргә җыеналар икән. Россиядә тәмәке көйрәтүчеләр белән бик күп тапкыр көрәшеп карадылар. Тик нәтиҗәсе генә көтелгәнчә булмады. Хәзер исә Хөкүмәт яңа...

2014 елдан соң туучыларга тәмәке сатмаячаклар. Шулай ук тәмәке көйрәтергә яратучылар, сәламәт тормыш алып баручылар белән чагыштырганда, озаграк эшләячәк. Тәмәке тартучылар проблемасын Россиядә нәкъ шушындый кырыс юллар белән хәл итәргә җыеналар икән.
Россиядә тәмәке көйрәтүчеләр белән бик күп тапкыр көрәшеп карадылар. Тик нәтиҗәсе генә көтелгәнчә булмады. Хәзер исә Хөкүмәт яңа концепция тәкъдим итеп, чын-чынлап бу проблеманы хәл итәргә алынырга тели. Әлеге концепция Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәкъдиме белән булдырылган.
Тәмәкегә каршы көрәш сәясәтенең яңа концепциясе турында интернетта мәгълүматлар барлыкка килә башлады инде. Әлегә документның тулы тексты киң җәмәгатьчелеккә чыкмады.
ТӘМӘКЕ БӘЙЛЕЛЕГЕННӘН - МЕДИЦИНА ЯРДӘМЕ
Яңа концепция буенча тәмәке бәйлелегеннән интеккән кешеләргә дәүләт тә ярдәм итәчәк. Тәмәкегә булган физик һәм психологик бәйлелекне мәҗбүри медицина иминиятләштерү кысаларында дәваларга җыеналар. Моның өчен кулланыла торган дарулар тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган препаратлар исемлегенә эләгәчәк. Әлеге концепция авторлары исә медицина ярдәме халык арасында тәмәке тартуга киртә булыр, дип саный.
- Тәмәке тарту проблемасы безнең илдә эпидемиягә әверелде. Ул тартучыларга гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге һәрбер кешегә тискәре тәэсир итә. Махсус чаралар, беренче чиратта, тәмәкегә бәйлелеге булган кешеләргә ярдәм итү максатыннан кирәк. Бездә хәзер тәмәке тартуга караганда, кальян тарту проблемасы күбрәк. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәмәке тартучыларга мәҗбүри рәвештә медицина ярдәме күрсәтү инде күптәннән кирәк иде. Чөнки дәүләт үзен социаль дип атый икән, димәк, ул үз гражданнарының сәламәтлеге өчен җавап тота, - дип сөйләде КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәвии коммуникацияләр институтының гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты Алла Шакирова.
ТАРТСАҢ, САЛЫМ ТҮЛӘ, ОЗАГРАК ЭШЛӘ!
Концепция буенча, тәмәкегә акцизлар артачак, тәмәке эшләнмәләренә яңа таләпләр булдырылачак. Шул ук вакытта тәмәке составында аңа өстәмә тәм бирә торган кушылмалар, фильтрны баллата торган сироплар булырга тиеш түгел. Мондый фильтрлар, гадәттә, балалар һәм яшүсмерләргә бик ошый, чөнки тәмнәре буенча конфетны искә төшерә. Мондый ингредиентлар Евросоюзда инде күптән тыелган. Тәмәке кабында җәлеп итә торган мәгълүмат булу да тыела. Тагын тәмәке кулланучыларга 2018 елдан экологик салым кертергә дә җыеналар.
Тик шулай да, аның кайбер урыннары бик кискен тоела. Ник дигәндә, 2014 елдан соң туган россия кешеләренә тәмәке сатарга ярамаячак. Җитмәсә, эш урыннарында тәмәке тартмаучыларга өстенлек биреләчәк: тәмәке пыскытучылар башкаларга караганда озаграк эшләячәк.
- 2014 елдан соң туганнарга тәмәке тартуны тыюны, беренче чиратта, закон тарафыннан ныгытырга кирәк. Әлегә бу план гына. Аны болай тормышка ашырырга уйлыйлар: 2033 елда 2014 елдан соң туган балаларга 18 яшь тула. Кибеттә паспорт күрсәтеп алар тәмәке сатып ала алмаячак, - дип сөйли Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында эшләп килә торган Тәмәкегә каршы көрәш буенча координация советы әгъзасы Виктор Зыков.
Аның фикеренчә, халыкның бер өлеше тәмәкене сатып алырга хокуклы, икенчесенә андый хокук бирелмәве турында әле фикер алышырга кирәк.
Алла Шакирова әйтүенчә, тәмәке сатуны тыю ысулларының кайберләре уңай нәтиҗәгә китермичә калмаган. «Әгәр дәүләт нинди дә булса тыя торган чаралар кертә икән, димәк, дәүләт шул ук вакытта ярдәм итәргә тиеш. Тыюлар практикасының әле беркайчан да позитив булганы юк. Мисал өчен, абортларны тыю күпме хатын-кызның гомере өзелүгә китерде. Тыюларга бик үк уңай карамыйм, чөнки сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш. Ләкин җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю башкаларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Ә салымга килгәндә, әгәр аларның нәтиҗәсе экологик якны яхшыртуга китерә икән, димәк, бу яхшы. Әгәр бу бары тик акча җыюга кайтып кала икән, моны эшләргә һич ярамый», - ди белгеч.
Без бу сорау белән Татарстанның баш пульмонологы Александр Визельгә дә мөрәҗәгать иттек. «Яңа концепция булуы бик әйбәт. Тәмәке тарту белән көрәшүгә бик уңай карыйм», - дип кыска җавап бирдеАлександр Визель.
БЕЛЕП ТОР!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм АКШның онкология милли институты тикшеренүләренә караганда, ел саен тәмәкене куллану чыгымнары 1 триллион долларны тәшкил итә. Фаразлар буенча, тәмәке тарту аркасында үлгән кешеләрнең саны 2030 елга 6 миллионнан 8 миллионга җитәчәк. «Шул ук вакытта әлеге очракларның 80 проценты керемнәре түбән яки уртача дәрәҗәдә булган илләрдә булачак», - диелә тикшеренүдә.
Яңа концепция авторлары безнең илдә иң мөһим максатка ирешелмәгән, дип белдерә. Ул да булса - балалар алдында һәм җәмәгать урыннарында тартуны тыю. Нәкъ менә шул максатка таба атламакчылар.
КАШ ЯСЫЙМ, ДИП, КҮЗ ЧЫГАРУ БУЛМАСМЫ?
Әмма мондый кискен законнар, киресенчә, тискәре нәтиҗәләргә китермәсме соң? Ил белән Горбачев идарә иткәндә, «коры закон»ны күпләр хәтерлидер. Чит кеше хаталарында өйрәнергә кирәк, дисәләр дә, без үз терсәгебезне тешли алмагач кына ялгышканлыгыбызны аңлыйбыз. 1985-1991 елларда СССР җитәкчелеге дә АКШның бу өлкәдәге бик үк уңышлы булган тәҗрибәсен исәпкә алмаганнар, күрәсең.
КПСС Үзәк комитетының генераль сәркатибе Михаил Горбачев - илдәге алкоголизм проблемасы барлыгын яхшы белгән кеше. Җитмәсә, аның кызы да табиб-нарколог булып эшли. 1985 елның 17 маенда СССР территориясендә алкогольгә каршы көрәш башлана.
Бер көн эчендә генә алкоголь сатыла торган кибетләрнең өчтән икесе ябыла. Калганнары 14.00-19.00 аралыгында эшли. Шулай итеп, тәвәккәлрәк гражданнар алкоголь дефицитында акча эшли башлый. Шулай ук самогон ясау арта. Алкоголикларның яңа классы - токсикоманнар барлыкка килә. Эш өчен бер шешә белән түләнелә башлый...
Тәмәкегә каршы яңа концепция очрагында да бу яңа концепция каш ясыйм, дип, күз чыгаруга кайтып калмасмы икән соң?
________________________________________
Моңа кадәр Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы кабул иткән тыюлар нәтиҗәсендә тәмәке көйрәтүчеләрнең саны кимү күзәтелгән. Мисал өчен, әгәр 2009 елда бу начар гадәт белән 18 яшьтән өлкәнрәк халыкның 39 проценты интексә, 2016 елда әлеге сан 33 процентны тәшкил итә. Яңа концепция ярдәмендә 2022 елга бу күрсәткечне 25 процентка җиткерергә телиләр. Тәмәке тарту аркасында ир-атлар уртача 9 елын югалтса, гүзәл затлар - 5,5 елын.
чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64895-ya%D2%A3a-kontseptsiya-t%D3%99m%D3%99ke-k%D3%A9yr%D3%99t%D2%AFchel%D3%99rg%D3%99-k%D3%A9n-bet%D3%99.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев