Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа Кормаш батыры – Батыр бабай

Бөгелмә шәһәрендә яшәсәм дә, әтиемнең туган ягы - Актаныш районы Яңа Кормаш авылына еш кайтам. Авыл халкының дусларча, якын итеп, бер-берсенә кушаматлар белән эндәшүләрен зур кызыксыну белән күзәтәм. Бервакыт әбиемнең "Батыр абый - авылда бердәнбер ветеран", дигән сүзләренә игътибар иттем. "Батыр? Ул да кушаматмы?" - дип сорадым. Ә ул кушамат...

Бөгелмә шәһәрендә яшәсәм дә, әтиемнең туган ягы - Актаныш районы Яңа Кормаш авылына еш кайтам. Авыл халкының дусларча, якын итеп, бер-берсенә кушаматлар белән эндәшүләрен зур кызыксыну белән күзәтәм. Бервакыт әбиемнең "Батыр абый - авылда бердәнбер ветеран", дигән сүзләренә игътибар иттем. "Батыр? Ул да кушаматмы?" - дип сорадым. Ә ул кушамат түгел, авылымның сугыш ветераны, батыры - Батыр бабай икән!
Кулыма кәгазь-каләм алдым да, бирәсе сорауларымны уйлый-уйлый Батыр бабай янына йөгердем. Татар ирләренә хас әдәплелек, тыйнаклык белән сорауларыма җавап биреп утырды авылымның яугиры.
- Сугыш башланганда Сезгә ничә яшь иде? "Сугыш" сүзен ничек кабул иттегез?
- Мин ул вакытта ундүрт яшьлек яшүсмер идем. Сугышның никадәр куркыныч сүз икәнен авылдан әтиләр, абыйлар күпләп китә башлагач аңладым.
- Сугышка китү хәбәрен кайчан җиткерделәр?
- Повестканы тоттырганда миңа 17 яшь иде. Авылдан 1943 елның декабрендә киттем. Техника, атлар юк... Яше җиткән егетләр, сохари салынган биштәрләрне асып, Бөгелмәгә кадәр җәяү чыгып киттек.
- Бөгелмәгә кадәр җәяү? Без хәзер машина белән авылга 2-3 сәгать кайтабыз. Ничә көн бардыгыз?
- Юл газапларын сизмәдек тә кебек, тизрәк фронтка барып, фашистларны җиңү теләге көчле иде.
- Бөгелмәдән Сезне кая җибәрделәр? Кайсы фронтларда сугышырга туры килде?
- Безне Белоруссия фронтына җибәрделәр. 77нче полк белән Польша чигенә кадәр җиттек. Одер елгасын кичкәндә, бик каты яраландым. 1945 елның 22 гыйнварын минем икенче туган көнем дисәң дә була...
Сугыш көннәрен искә төшерергә теләгән ветераннар бик аз. Батыр бабайның да ул газаплы көннәрне артык искә төшерәсе килмәде, ахры.
- Димәк, Сез Польша җирендә госпитальгә эләктегез?
- Бик күп госпитальләрдә ятарга туры килде: Познань, Варшава, Харьков, Ростов, Казан. Туган авылыма 1945 елның 16 июлендә култык таякларында кайтып җиттем.
- Ирләр еламый диләр, Сезнең елаганыгыз бармы?
- Ирләр шатлыктан елый. Бүгенгедәй хәтеремдә: яралангач та, яраларым сызлаганда да күз яшен күрсәтмәдем, ә "җиңү килде" дигән сүздән соң еладым. Иптәшләребез белән бер-беребезне кочаклап, коточкыч көннәрне күз алдыннан үткәреп, сөенечтән еладык, - дип, күкрәген бизәгән II дәрәҗә Ватан сугышы орденын, "Батырлык өчен", "Сугышта күрсәткән
батырлыклары өчен" һәм башка медальләрен рәтләп куйгандай итте.
- Сез гомерегез буе авылыгызга тугры булып яшәгәнсез...
- Чыннан да, мин сугыштан туган ягымны бик нык сагынып кайттым, читкә китәргә теләгем булмады. Гаилә корып җибәргәч, колхозны аякка бастырырга бөтен көчемне куйдым. Тракторчы, комбайнчы, бригадир, механик булып эшләдем. Тырыш хезмәтемне бәяләделәр, бик күп мактауларга лаек булдым.
- Кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Күгебез аяз, җиребез тыныч, без бик-бик рәхәт яшибез. Аяусыз сугышның газаплы көннәре төшегезгә кергәне бармы?
- Снаряд төшә дип бик еш тирләп уянам да, җимерелгән шәһәрләр, авыллар, кешеләрнең үле гәүдәләре күз алдыма килеп баса. Ачлыктан елап утыручы ятим сабыйларның язмышын уйлап, күп йокысыз төннәр үткәрдем. Сугыш яралары, күңелдәге яралар беркайчан да төзәлми инде ул.
- Сез бит әле абыегызның 1942 елда туып, ятим калган улын да үз канатыгыз астына алып үстергәнсез.
- Ул вакытта беркемсез калган ятимнәр күп иде, ул баланы үстерүне үземнең бурычым дип санадым. Фәвес еш кайта, рәхмәтләрне гел кабатлый.
- Димәк, Сез аны аталарча кайгыртып, дөрес тәрбия биргәнсез. Бүгенге көндә Сез - кадерле әти, яраткан бабай, Яңа Кормаш авылының хөрмәтле ветераны. Безгә - яшь буынга әйтер сүзегез бармы?
- Иң-иң зур бер генә теләгем бар: сугышлар кабатланмасын! Сез - балалар шат күңел белән яшәгез, ә әти-әниләрегез сезгә карап бәхетле булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев