Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа Кормаш мәдәнияте: "Җәй күзләре-чәчәкләр" (ВИДЕОМИЗГЕЛЛӘР)

Җәй диюгә безнең күз алдына кояшлы матур көннәр, аллы-гөлле чәчәкләр күз алдына килә. Чыннан да, җәй һәм чәчәкләр- аерылгысыз төшенчәләр.

                   6 август көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында узган "Җәй күзләре-чәчәкләр" кичәсе шушы сүзләрне дәлилли иде.


                 Кызларыбыз арасында барган чәчәк алиһәсе бәйгесе  концерт номерлар белән аралашып барды. Алар кыр чәчәкләре белән бакча чәчәкләрен аера алу, дару үләннәре булган чәчәкләрне белү, чәчәкләрне ясау, игьтибарлылыкларын сынаган "Авылда кем гөлбакчасы?" кебек уеннарда, җырда, биюдә көч сынашсалар, видеоязмаларда авылыбызның чәчәк үстерүчеләре үзләренең чәчәклекләре белән таныштырды, аларны тәрбияләүдә үз серләрен җиткерделәр.


             Бәйрәмгә күчтәнәч белән килгән Хафизов Азат һәм Румия гаиләсе, кичәгә катнашкан балаларны сөендереп, үзләренә зур савап алганнардыр.

Әлеге бәйрәмгә катнашкан һәм әзерлектә булышкан барча авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез. Сәламәт булыйк!

Реклама

         Яңа Кормаш мәдәният йорты җитәкчесе Эльмира Шәймөхәммәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X