Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа купюра символлары өчен тавыш бирүдә Казан икенче урынга күтәрелде

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак. Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары кичә икенче урынга күтәрелде һәм бүген дә шул урынын саклап...

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.
Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары кичә икенче урынга күтәрелде һәм бүген дә шул урынын саклап калды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 141 319 кеше тавыш бирергә өлгергән. Бездән алда - Севастополь. Әлеге шәһәр символлары 143 865 тавыш җыйды. Үкчәгә басып килүчеләр дә бар. Өченче баскычта - Волгоград (140 925), дүртенчедә - Сочи (137 534).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев