Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа Әлем авылында яшәүче Фәйрүзә Шәйхиевага 90 яшь тулды

Бүген Яңа Әлем авылында яшәүче хөрмәтле тыл ветераны Фәйрүзә Шәйхиева 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Россия президенты Владимир Путин Фәйрүзә Локман кызына үзенең тәбрикнамәсен юллаган.

        Хөкүмәтебез башлыгының котлау телеграммасын юбилярга район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев тапшырды. Илшат Илфат улы районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән дә изге теләкләр җиткерде һәм район башлыгы юллаган котлау хаты, күчтәнәчләр белән Яңа Әлемнең ак әбисен сөендерде.

         Фәйрүзә апаны "Башак" хуҗалыгы администрациясе дә хөрмәтләде. Авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, ветераннар советы рәисе Тәхия Усманова шулай ук авылдашларын юбилее белән котлап истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев