Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңа проект Актанышны матурлаячакмы?

Республика җитәкчелеге “Безнең ишегалды” дигән өр-яңа программаны гамәлгә ашыра башлады.

 Актаныштагы күпфатирлы йортлар янындагы 8 ишегалдын төзекләндерү көтелә. Ә беренче кварталда инде хәрәкәт шушы арада җанланып та китте.

Узган ел сайлаулар алдыннан очрашулар үткәрелгән иде. Тәкъдимнәр кабул ителеп, халык фикерен тыңлаганнан соң, проект-схемалар эшләнде. Алар Татарстан Президенты ярдәмчесенә җибәрелде. Һәм менә шушы 8 ишегалдының 3есендә ремонт эшләре 2020 елның җәендә башкарылачак. Моңа 45 млн сум акча каралган.Президент программасына җәлеп ителәчәк 2 млрд сум акча республика район һәм шәһәрләренә бүлеп бирелә. Башта әйткәнчә, 3 елга түгел, ә 5 елга планлаштырыла.

Актаныштагы барлык ишегаллары да заманга яраклаштырып төзекләндерүне таләп итә. Шулай да беренче кварталга игътибар, аеруча, нык сорала. Иң беренчеләрдән булып төзелгән йортлар арасы тыгыз, утырткан агачлары да бик биеккә күтәрелеп, гәрчә бик матур булып үссәләр дә, яшәү шартларын кысрыклый. Машина кую урыннары юк диярлек, юллары да тар. Шуңа күрә районда “Безнең ишегалды” проектының, иң әүвәл, шушы урында старт алуы бер дә гаҗәп түгел.

Проектның әзер сызымы белән һәркем таныша ала. Эш шактый җанлы төстә башланып китсә дә, әле һаман да бергәләп фикерләшү туктатылмаган. Кимчелекләрне үзгәртү буенча сүз алып барыла. 27 май көнне дә беренче кварталда яшәүчеләрнең фикерләрен тыңлау, сорауларын ишетү мөмкинлеге оештырылды.

Халык канәгать, республика җитәкчелегенә рәхмәтле. Һәркем үзенең ишегалдын матур, уңайлы итеп күрергә тели. Чәчәкләр үстерергә, эскәмияләрдә утырып ял итәргә, кер киптерү, мендәр кагу җайланмасыннан, балалар мәйданчыгыннан файдаланырга өметләнә.

Радик Гаязов җитәкчелегендәге “Актаныш юллары” оешмасы юл ремонтына апрель аенда ук керешкән. Юл эшләре буенча мастер Илнур Харисов җиткерелгән планны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу чарасын җентекләп күзәтә. Актанышның әлеге төзелеш оешмасына төзекләндерү, яңарту өчен барлык шартлар да тудырылган, җиһазлар кайткан.

– Юлларның, тротуарларның сыйфаты яхшы булсын, су җыелып торырлык булмасын, – дип кисәтелде район җитәкчелеге тарафыннан.

37610 кв.метр мәйданда 22 млн 277мең 789 сумлык эш башкару кәгазьдә расланган, хәзер инде аның гамәлгә ашканын күзәтеп яшиләр биредә. 4 мең 400 кв.метр тәшкил иткән автомобиль юлы зурайтыла.13 а йорты каршындагы юлның тараюы белән генә ризалашмаучылар бар. Аның каравы, яңа тротуарлар салына. Машина кую урыннары киңәйтелә.

Территорияне яшелләндерү дә планга кергән. Яктылык баганалары утыртылачак, чүп салу урналары урнаштырылачак. Берсе – зур, икесе кечерәк балалар уен мәйданчыгы булачак. Кыскасы, барысы да яңабаштан эшләнә. Апрель азагында башланган бу эшне июль аена хәтле төгәлләргә ниятлиләр.

Беренче кварталда 15 күпфатирлы йорт урнашкан. 27 подъезд, 238 фатир. 600гә якын кеше яши. Ике контурлы газга күчү белән бергә башкарылганга, хәрәкәт нык арткан.Тәкъдимнәр дә шактый. Борчулы мәсьәләләр дә калкып чыга.

Күпфатирлы йортларның барысын да 1 августка тикле ике контурлы газ казаны белән җылытуга күчереп бетерергә дигән максат куелган. Үзәктән җылытучы бина алдагы кышка калдырылса да, данлыклы ул корылманы киләсе елларда сүтү турында сүз алып барыла.

– Канализация торбаларының тузган булуы зур проблема булып кала, тик аның буенча да проект әзерләнә. Бәлки киләсе ел планына кертелер. Кышкы чорда су бирү системасында ике тапкыр авария очрагы килеп чыкты. Чатнап ярылган торбаларны алыштырырга туры килде. Киләсе кышка аның буенча да кисәтү чараларын арттырырга кирәк, – дип, һәркемне борчыган сорауларга аңлатма бирелде. 

Халыкның фикер-тәкъдимнәрен район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты рәисе Илшат Габделхәев, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, төзелеш бүлеге белгечләре, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты, “Яран” торак милекчеләр ширкәте җитәкчеләре тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев