Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңалыкка омтылучы тәрбияче

Мөршидә Зәйнуллина 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында 1992 елдан тәрбияче булып эшли. Аның тарафыннан төзелгән программалар күп тапкырлар республика конкурсларында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Тырыш хезмәтләре исә "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнде. Мөршидә Зәйнуллина бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәм...

Мөршидә Зәйнуллина 2 нче "Ромашка" балалар бакчасында 1992 елдан тәрбияче булып эшли. Аның тарафыннан төзелгән программалар күп тапкырлар республика конкурсларында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә Дипломына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Тырыш хезмәтләре исә "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнде.
Мөршидә Зәйнуллина бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәм белгечләрнең һөнәри компетентлылыгын, осталыкларын үстерү буенча яңа технологияләр кулланып эш оештыра, һәр педагогка иҗади эшләргә этәргеч бирә, юнәлеш күрсәтә. Коллективта кадрларның белемен, квалификацияләрен күтәрү системага салынган, уңай психологик атмосфера тудырылган. Мөршидә Тимербай кызы җитәкчелегендә педагогик коллективта методик эш үз югарылыгында куелган, тәрбиячеләре даими рәвештә районыбыз данын республикада таратуга үз өлешләрен кертәләр.
Өлкән тәрбияче җитәкчелегендә коллективта яңалыклар кыю адымнар белән кертелә. Балалар бакчасы эшчәнлегенә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча иҗади эшләүче "Актанышның гомуми үсеш бирүче 2нче балалар бакчасы" 2014 елдан республика буенча база мәйданчыгы булып тора.
"Ромашка" балалар бакчасында, федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, һәр баланы шәхес итеп карау, аларның сәламәтлеген, һәрьяклап үсешен тәэмин итү - һәр педагогның төп эш юнәлеше. Бу уку елында Татарстан Республикасы балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәнү максатыннан үткәрелүче "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип исемләнгән республика күләмендәге бәйгедә балалар бакчасы җиңү яулап, 1 миллион сумлык грантка ия булды.
Мөршидә Зәйнуллина 20 елдан артык район балалар бакчалары тәрбиячеләренең методик берләшмәсен җитәкли. 1996 елдан - өлкән тәрбияче, 2005 елдан югары квалификацион категорияле белгеч һәрдаим яңалыкка омтылып эш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев