Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яңартырга, яратырга яратылган җан

Үткән гасырның 70-80нче елларында район төзелешләре белән кайнап торды, хуҗалыкларда бик мөһим корылмалар сафка бастырылды. Дөрес, вакытлар узу белән аларның шактые тузды, яраксыз хәлгә төште. Менә Глүс Шәрипов җитәкчелегендә төзелгәннәре бүген дә нык утыралар, хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтәләр. Сулы, сазлы Уразайда, башка урыннарда салынганнары да тышкы тәэсирләргә бирешмәделәр. Чөнки ул...

Үткән гасырның 70-80нче елларында район төзелешләре белән кайнап торды, хуҗалыкларда бик мөһим корылмалар сафка бастырылды. Дөрес, вакытлар узу белән аларның шактые тузды, яраксыз хәлгә төште. Менә Глүс Шәрипов җитәкчелегендә төзелгәннәре бүген дә нык утыралар, хуҗаларына игелекле хезмәт күрсәтәләр. Сулы, сазлы Уразайда, башка урыннарда салынганнары да тышкы тәэсирләргә бирешмәделәр. Чөнки ул төзелешкә кирәк тимер-бетон эшләнмәләрнең иң ныкларын, су йогынтысына бирешми торганнарын таба, төзетә белде. "Таулар", бүгенге "Нур" хуҗалыгындагы бар объектлар да бу хакта ачык сөйлиләр.
Ул тумышы белән Яңа Әлемнән, ике яктан да нәсел тамыры асыл затларга барып тоташа. Гомер буена бригадир булып эшләгән әтисе Мирзанур ага ягыннан Бүләр хан токымыннан Әлем тарханның авылга килеп төпләнгән Ишмәт (Ишмөхәммәт) дигән варисы буенча тамырын дәвам итүче ул, әнисе Кәримә апа исә Такталачыктан, бөтен татар дөньясындагы данлыклы Мутиннар нәселеннән. Глүс туган аларның буынын да яхшы белә, исән кардәшләре белән аралашып тора, ярдәмләшеп яши. Хәзерге заманда бу сирәк хәлләрдән санала. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы күптән түгел районда оештырган чаралар вакытында аны Такталачыкка олы кунак итеп чакырдылар, үз нәселе вәкилләре белән аралашып, элемтәләрен тагын да ныгытыбрак кайтты.
1961 елда VIII сыйныфны тәмамлый, ә 1 сентябрьдән аны мәктәпкә эшкә алалар. Хезмәт һәм рәсем укытучысы, алтын куллы, үтә кешелекле, бар яктан сәләт иясе Тәкый ага Зәкиевтән тормыш итәргә кирәкле күп нәрсәгә өйрәнә, яшьтән фото белән мавыгуы шуннан башлана.
17 яше дә тулмаган килеш "Сельхозтехника"га шофер булып урнаша, руль артыннан башы гына күренеп торган егет беренче көннәреннән үк югалып калмый. Кышын гади басу юллары кебек юлларда, кар ера-ера, 12 көндә Чаллыга барып, аннан исән-имин әйләнеп кайта, башкалар кайсы кайда, авылларда кунып яталар, шактый вакыттан соң гына РТСка әйләнеп кайта алалар.
1965 елның 25 октябрендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә чакырыла. Уку-өйрәнү пунктын ул бик яхшыга тәмамлый һәм полк мәктәбенә озатыла. Анда да сынатмый: 7 ай укып, инструктор дигән исемгә лаек була. Соңыннан инде танкист-старшина булып Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.
Өч елдан соң ул үзен солдатка озаткан коллективка кайтып төшә. 1968 елның 4 июлендә аны механикалаштырылган отряд җитәкчесе итеп куялар. Гектар көчен арттыру өчен хуҗалыкларның басуларын җир сые белән сыйлыйлар алар, мул уңыш үстерүгә фидакарь өлешләрен кертәләр.
1976 елның 18 декабрендә ул "Сельхозтехника" район берләшмәсендә капиталь төзелеш буенча прораб вазифасына алына. 1974 елдан оешма белән җитәкчелек итә башлаган Имаметдин ага Билалетдиновның предприятиене яңартып коруга керешкән чоры бу. Аның бөтен нечкәлекләрне төптән уйлап, киләчәккә карап фикер йөртеп эш итүе нәтиҗәсендә җирлектә чын-чынлап техник революция ясала. Алар үз көчләренә таяналар. Эшче-хезмәткәрләр өчен тулай торак, 300дән артык фатир салына, үзәктән ягып җылытылалар, аларга кайнар һәм салкын суын кертәләр. 180 балага исәпләнгән, кышкы бакчасы һәм бассейны булган "Каенкай" бакчасы, ашханә, кибет, медпункт, спорт сарае, мәдәният йорты, теплица файдалануга тапшырыла. Урамнар төзекләндерелә, яшелләндерелә.
Ничә еллар бер остаханәгә карап торсалар, күптармаклы предприятиегә әверелгәч, яңа куәтләр сорала. Һәм автотранспортка гараж-профилакторий, җылы гараж, К-700 тракторларын төзәтү, техник хезмәт күрсәтү станциясе, хуҗалыкларның барлык автомашиналарын, шул исәптән КамАЗларны төзәтү, техник хезмәт күрсәтүче станция, фермаларны механикалаштыру өчен махсус станция һ.б. кирәкле объектлар корыла. Ашлык комбайннары, бөтен урып-җыю техникасы яңа депода төзәтелә, карала башлый.
Төзелеш кирпечтән генә тормый, әлбәттә, түшәм блоклары, аларның да иң озыннарын читтән кайтарту, табу мәшәкатьләре, Яңа Актанышны җылытучы пар казаннарына тиңне Карман ГРЭСыннан, җыелган килеш, төрле маҗаралар белән, Агыйделдәге кичү бозын махсус калынайтып алып кайту, хәзерге Ленин проспектындагы 37 нче йортны төзергә кыйммәт дип, Мәскәүнең акча бирми интектерүе, аны- ике йортны бергә кушып салу артыннан чабуларның һәркайсы, сөйләсәң, олы бер тарих, бөртекләп язсаң, озын кыйсса булыр иде. Директорның изге ниятләрен тормышка ашыруда Глүс Шәрипов хәл өлешен кертә.
*Ахыры бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев