Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯБЫГУ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР

Ни өчен кайбер кешеләр күп ашый, тик тазармый? Ни өчен хатын-кызларга ябыгу ир-атлар белән чагыштырганда авыррак бирелә? Ни өчен төн җиткәч ашыйсы килә башлый?

Аңлавыгызча, “Ни өчен?” сәхифәсенең бүгенге темасы – ЯБЫГУ.

Ни өчен кайбер кешеләр күп ашый, тик тазармый?

Лондондагы Патша көллияте хезмәткәре һәм профессор Тим Спектор фикеренчә, моның сәбәбе бер генда ята. Кеше организмында Аткинс гены бар, шуңа күрә безнең авызда төкерек бүленеп чыга.

Ә инде төкеректәге энзим дигән матдә углеводларны тарката, моның нәтиҗәсендә организм май туплый алмый. Кагыйдә буларак, әлеге ген кешеләрдә бер пар гына була, тик кайберәүләрдә ул 3 һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин. Ашап-ашап та тазармый торган бәхет баскан кешеләрдә әлеге ген 20 парга кадәр җитә ала икән. Аларның буй-сыннарын гамбургерлар да, конфетлар да, ипи һәм май да боза алмаячак. Бүгенге көндә галимнәр әлеге генны ныклап өйрәнү белән шөгыльләнә.

Ни өчен хатын-кызларга ябыгу ир-атлар белән чагыштырганда авыррак?

Аппетит, физик активлык өчен аерым геннар җавап бирә. Аларның хатын-кызларда һәм ир-атларда төрлечә эшләве ачыкланган. Галимнәр әйтүенчә, нәкъ менә бу хатын-кызларга ябыгуның авыррак бирелүенең сәбәбе булып тора.


Туклану рәвешен үзгәрткән кешедә үзгәрешләр барлыкка китерә торган гормон ир-атларда физик активлыкның артуына һәм энергиянең күпләп януына да этәрә. Ә менә хатын-кызлар организмы андый түгел. Шул сәбәпле, диета, күнегүләрдән булган эффект аларда азрак сизелә.

 

Реклама


Әлеге галимнәр махсус тәҗрибә дә уздырган: артык авырлыкны киметә торган медикаментлар ана тычканнарга һәм ата тычканнарга төрлечә йогынты ясаган. Тагын да төгәлрәге - галимнәр бу дару ярдәмендә артык авырлыктан бары тик ата тычканнарны гына дәвалый алган.

Тикшерүчеләр мондый нәтиҗәгә килгән: артык авырлыкны ир-атларныкын да, хатын-кызларныкын да бер үк төрле медикаментлар ярдәмендә дәвалыйлар, шуңа күрә хатын-кызларның авырлыклары озаклык белән китә.

Ни өчен төн җиткәч ашыйсы килә башлый?

Безнең организмыбыз өчен диварда эленеп торган сәгатьләр өчен берни түгел. Аның үз сәгате бар.Төн җиткәч баллы яки тозлы ризык ашыйсы килә башлауның үз сәбәпләре бар. Борынгы заманнарда кешеләр төнгә каршы күп итеп ашый торган булган. Төнлә ризык бик үк тиз һәм яхшы эшкәртелми, ә димәк, энергия дә озакка җитә. Ни кызганыч, бу гадәт безнең каныбызга сеңгән, тик ул борынгы кешеләр өчен яхшы булса, безне өчен начар гадәт. Чөнки төнгә каршы яки төнлә ашау артык авырлык барлыкка килүгә китерә. Ник дигәндә, безнең организмыбызга йоклаган вакытта көндез кирәк булган кадәр энергия һәм калория кирәкми.

Автор: Зилә Сабитова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев