Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яхшыйда тәрбия яхшы

Тәкмәк, Югары Яхшый, Түбән Яхшый һәм Табанлыкүл авылларын берләштергән Югары Яхшый авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Әлеге җыелышта катнашучылар аның тыныч узуын һәм яңалыклы булуын шәйләми калмаганнардыр. Яңалыгы шунда: район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге белгечләре электрон хезмәт күрсәтүне слайдлар ярдәмендә аңлаттылар. Халык контроле турында кызыклы видеоязма тәкъдим иттеләр....

Тәкмәк, Югары Яхшый, Түбән Яхшый һәм Табанлыкүл авылларын берләштергән Югары Яхшый авыл җирлегенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Әлеге җыелышта катнашучылар аның тыныч узуын һәм яңалыклы булуын шәйләми калмаганнардыр.
Яңалыгы шунда: район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге белгечләре электрон хезмәт күрсәтүне слайдлар ярдәмендә аңлаттылар. Халык контроле турында кызыклы видеоязма тәкъдим иттеләр. Интернеттан файдаланучылар Югары Яхшый җирлегендә дә артканнан-арта бара. Бу - тормышның яхшыра баруына ишарә. Әле тагын шунысы да бар: авыл район үзәгеннән 50 чакрымлап ераклыкта урнашкан. Авыл кешесенә кирәк булган саен Актанышка барып йөрү дә җиңелләрдән түгел. Ә интернет аша хәзер күп төрле хезмәтләр күрсәтелә, түләүләрне дә аның аша башкарып була. Актаныш порталында җирлекнең махсус сайты бар. Барлык хокукый актлар шунда урнаштырыла, теләүчеләр сайтка кереп карый алалар.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, гомуми бүлек җитәкчесе Люция Корбанова, район пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Альберт Шәйгалләмов, район игелек үзәге белгече Илсөяр Гарифуллина һәм полиция башлыгы ярдәмчесе урынбасары Салават Котлыяров, "Эконом" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримов катнашты. Җыелышны җирлек башлыгы Рәшит Галимуллин алып барды һәм хисап тотты.
Җирлектә 223 шәхси хуҗалык булып, 602 кеше яши. Демографик хәл чагыштырмача уртача исәпләнә.
1 сугыш ветеранына, ирләре сугышта үлгән 2 тол хатынга торак шартларын яхшырту бенча юлламалар бирелгән.
"Авыл җирлегендә яшәүче гражданнар" программасына кушылып, җирлектә узган ел 1 гаиләгә акчалата ярдәм күрсәтелгән. 2 яшь гаилә яшь гаиләләр өчен каралган программада катнашырга теләк белдереп, документлар туплаган.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 8 февраль, 2013 10 (9756) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев