Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Яинова Чулпан Ринат кызы арабыздан китте

Актаныш халкы зур югалту кичерә. Бик күп авыруларны дәвалаган, кешеләрнең ышанычын казанган тәҗрибәле табибә Чулпан Яинова мәңгелеккә арабыздан китте. Аңа нибары 53 яшь иде. Чулпан Яинова тумышы белән Казан шәһәреннән. 1981-1987 елларда Казан медицина институтында укып, педиатрия белгечлеге буенча югары белем үзләштерә. Табиб һөнәре буенча хезмәт юлын Ульян каласында башлый....

Актаныш халкы зур югалту кичерә. Бик күп авыруларны дәвалаган, кешеләрнең ышанычын казанган тәҗрибәле табибә Чулпан Яинова мәңгелеккә арабыздан китте. Аңа нибары 53 яшь иде.
Чулпан Яинова тумышы белән Казан шәһәреннән. 1981-1987 елларда Казан медицина институтында укып, педиатрия белгечлеге буенча югары белем үзләштерә. Табиб һөнәре буенча хезмәт юлын Ульян каласында башлый. 6 нчы балалар поликлиникасында участок балалар табибәсе була. Аннары республикабыз башкаласы Казанга күченә, биредә балалар республика клиник хастаханәсендә хезмәт куя.
1988 елның 8 августыннан Чулпан Ринат кызы тормышын Актаныш белән бәйли. Актаныш үзәк хастаханәсенә участок балалар табибы вазифасына эшкә билгеләнә. Хәзерге көнгә кадәр Гиппократ антына тугрылык саклап, яраткан хезмәтен башкарды. Бер үк вакытта педиатрия бүлегенең табиб-педиатры да булып торды.
1993 елдан 2006 елга кадәр районда педиатрия хезмәтен җитәкләде. 1997-1999 елларда ул районда бердәнбер балалар табибәсе иде. Актанышта эшли башлавының беренче көннәреннән алып стационарда балалар бүлеген җитәкләде.
Чулпан Ринат кызы белемен даими күтәрде, яшь белгечләрнең остазы булып, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузды.
Районда балалар авыруларын кисәтү буенча профилактик чараларның көчәюендә дә Чулпан Яинова үзеннән зур өлеш кертте. Яшь әниләр аңа киңәшкә килә иделәр. Ул һәркем белән уртак тел тапты, ачык йөзле, киң күңелле һәм тирән белемле булуы белән үзенә тартып торды. Бала тудыру йортында да аның ярдәменә таяндылар. Табиблык амбулаторияләре һәм фельдшер-акушерлык пунктлары аның табиблык тәҗрибәсенә таянып, ышанычлы киңәшләрен истә тотып, балалар сәламәтлеге сагында торалар иде.
Чулпан Ринат кызының якты истәлеге һәркемнең күңелендә бик озак сакланыр. Аның гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык, түземлек, сәламәтлек бирсен.
Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев