Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Якташыбыз, Киров авылы егете Руслан Баянов- иң экономияле КАМАЗ йөртүче!

«КАМАЗ К5 — экономик һәм куркынычсыз машина йөртү» конкурсының абсолют җиңүчесе итеп Чаллыдан «Кит Авто» компаниясе хезмәткәре Руслан Баянов танылды.

    Призерларны бүләкләү тантанасы KAMAZ kart картодромында узды. Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча, Баянов М-7 трассасының 130 чакрымлы участогында КАМАЗ-54901 йөк машинасы белән идарә итеп, ягулыкның иң аз чыгымын күрсәтте.

  Машина йөртүчегә Lada Vesta ачкычлары тапшырылды, ә «Кит Авто» автопаркы аның җиңүе нәтиҗәсендә яңа магистраль тягач белән тулыланды.Икенче урынны Чабаксарның «Сто дорог»ҖЧҖеннән Александр Леонтьев алды. Аның призы-300 мең сумлык сертификат. 200 мең сумлык сертификат өченче урын өчен Екатеринбургның «Лорри»АҖеннән Сергей Андриановка бирелде.Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне "КАМАЗ" ГАҖнең үсеш буенча директоры Ирек Гомәров һәм "КАМАЗ "ТФК" АҖ генераль директоры Дмитрий Леонов, ә катнашучыларга дипломнарны "КАМАЗ" ГАҖ КПИТ бүлеге башлыгы Александр Капитонов һәм «Формула - 1» экс-узышчысы Виталий Петров тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев