Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Якташыбыз Ләбиб Леронны Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булуы белән котлыйбыз!

Танылган язучы, әдип, мөхәррир Ләбиб Леронны Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

       Бүген, 26 апрель – Туган тел көнендә Татарстанның иң югары дәүләт бүләге саналучы Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

            Бүләккә "Җил көймәсе" (2009), "Әкиятче малай" (2016) китаплары өчен Ләбиб Лерон, "Казан күгендә ай" гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров лаек дип табылган.

   Якташыбыз Ләбиб абый Леронны без дә республиканың иң дәрәҗәле бүләгенә- Тукай премиясенә лаек булуы белән котлыйбыз! Актанышлылар арасында Тукай бүләге ияләре тагын бергә артып 7әү булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев