Актаныш

Якташыбыз актанышлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде

25 март көнне башкалабызда "Казан" милли-мәдәни үзәгенең зур тамаша залында иҗатыма багышланган тантаналы кичә үтте. Кичәдә шулай ук, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, үткән ел басылып чыккан "Рейхстагка Җиңү Байрагын беренче булып кем кадаган?" китабымны тәкъдир итү дә булды. Кичәне оештыруда Актаныш районы муниципаль хакимияте, Татарстан Язучылар берлеге, Казандагы Актаныш якташлар...

25 март көнне башкалабызда "Казан" милли-мәдәни үзәгенең зур тамаша залында иҗатыма багышланган тантаналы кичә үтте. Кичәдә шулай ук, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, үткән ел басылып чыккан "Рейхстагка Җиңү Байрагын беренче булып кем кадаган?" китабымны тәкъдир итү дә булды.
Кичәне оештыруда Актаныш районы муниципаль хакимияте, Татарстан
Язучылар берлеге, Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте актив катнашты. Кичәнең "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Актаныш төбәгеннән
чыккан артистларның чыгышлары белән үрелеп баруы аны гаять җанлы һәм күңелле итте.
Тантаналы очрашуны оештыруда "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы директоры Илназ Хөҗҗәтов, журналист Гөлназ Шиһабетдинова, оператор Марат Сәррахов, "Казан утлары" әдәби-нәфис журналының баш редакторы, шагыйрь һәм туганым Илфак Ибраһимов, аның тормыш иптәше Рушания ханым күп көч куйдылар. Аларның барысына да зур рәхмәт белдерәм.
Шулай ук "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең искиткеч талантлы артистларына, җитәкчеләре Лилия Ялаловага кайнар сәлам юллыйм һәм уңышлар телим.
Безнең Актаныш районы җитәкчеләре гомер-гомергә мәдәни тәрбия, сәнгать эшләренә һәм сәләтле яшьләргә, талантлы якташларына зур игътибар күрсәттеләр һәм ихтирам иттеләр. Бүген дә бу традицияләр дәвам итә. Казанда үткән иҗат кичәмне җитәкчеләребез зур теләк, матур кайгыртучанлык күрсәтеп оештырдылар. Район башлыгы Фаил Камаевка һәм Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитовка җылы рәхмәтләремне җиткерәм.
Килгән кунакларга сәхнәдән минем әсәрләремне сәнгатьле укып
таныштырганнары, минем хакта биргән җылы һәм югары бәяләре өчен якташларыма ихлас рәхмәтлемен.
Сәламәтлек, зур уңышлар, бәхетле тормыш телим сезгә, туганнарым һәм якташларым.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: