Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЯКТАШЫБЫЗ: Асылташның кыйммәтен зәрканчы белер

Актанышлыларның мәгърифәтле, зыялы булулары тарихыбыздан ук мәгълүм. Дөнья буйлап сибелгән нәсел җепләребезне барлаганда зыялылыклары белән аерылып торучы такталачыклыларның борынгыдан ук ирешкән уңышлары Актаныш данын бизи. Такталачыкның шундый җәүһәрләренең берсе бүгенге язмабыз герое Нәсимә Шәрәфетдинова - Мутина. Үзенең остазы - укытучысы Халидә Мәрданованы олылыклап, хөрмәтләп, аралашып яшәве ягыннан да күңелгә үтеп...

Актанышлыларның мәгърифәтле, зыялы булулары тарихыбыздан ук мәгълүм. Дөнья буйлап сибелгән нәсел җепләребезне барлаганда зыялылыклары белән аерылып торучы такталачыклыларның борынгыдан ук ирешкән уңышлары Актаныш данын бизи. Такталачыкның шундый җәүһәрләренең берсе бүгенге язмабыз герое Нәсимә Шәрәфетдинова - Мутина. Үзенең остазы - укытучысы Халидә Мәрданованы олылыклап, хөрмәтләп, аралашып яшәве ягыннан да күңелгә үтеп керә ул.
Укытучысы Халидә апа Мәрданова белән Нәсимә Сәет кызы хакында сөйләшкәндә остазның йөзе ягымлы елмая, андагы горурлык хисләре үземә дә күчә. Хатын-кызның тормышта үз урынын табуы,ирешкән уңышлары белән якын кешеләрен сөендереп яши белүе олы бер хәзинә. Без инде фәнни алгарышлар заманында тиз уйлап яшәргә өйрәнеп киләбез, белемнең бүгенге көндә зур кыйммәткә ия икәнен дә беләбез. Гыйлемле, укымышлы булып, көндәлек тормышта якыннарын белән аралашып яшәү, файдалы һәм кирәкле булуның яшәү сәнгате икәнен дә төшенәбез кебек. Гомер юлының 55 елында якташыбыз ирешкән уңышлар, яшәү кыйммәтләре турында тулырак танышып үтик, үзебезнең яшәү рәвешенә дә үрнәкләр алып, балаларыбызга, оныкларыбызга дөрес юнәлеш бирик. Бер-берсенә охшамаган, яктылыкны, җылылыкны үзләренә туплаучы асылташларыбыз бит алар безнең!
Такталачык авылы кызы Нәсимә Сәет кызы бүгенге көндә Ульяновск шәһәренең техник университетында чит телләр кафедрасы мөдире булып эшли, филология фәннәре кандидаты, профессор.
Нәсимә урта белемне туган авылы мәктәбендә ала. Яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша: пионер дружинасы председателе, комсомол оешмасы секретаре вазифаларын уңышлы һәм теләп башкара. Тел фәннәре белән кызыксына. Урта һәм югары сыйныфларда укыганда чит телләр укытучысы Халидә Сәетгәрәй кызы дәресләренә һәм ул оештырган түгәрәкләргә теләп йөри. "Немец теле дәресен көтеп ала идем", - ди Нәсимә ханым. Немец телендә яраткан укытучысы сыман матур итеп сөйләү, дөрес итеп язу һәм уку теләге көчле була аның. Шул нияте белән 1978 елны Такталачык урта мәктәбен гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә.
- Институтка керү өчен имтиханнар тапшырганда һәм соңыннан анда укыганда Такталачык урта мәктәбе укытучыларының безгә төпле белем һәм яхшы тәрбия биргәннәрен аңладым. Мин аларга бик нык рәхмәтле", - дип, хөрмәт белән искә ала мәктәбен һәм укытучыларын Нәсимә Сәет кызы.
Алабуга дәүләт педагогия институтының немец-инглиз телләре бүлегендә ике ел гел "5"ле билгеләренә укыганнан соң, ГДРның Лейпциг шәһәре университетына укуын дәвам итәргә җибәрелә. Яхшы укуын һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуын исәпкә алып, Германия Демократик Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 1982 елда Нәсимә Сәет кызын ГДРның иң истәлекле урыннарын сурәтләгән 12 көмеш медаль җыентыгы, 1983 елда Артур Беккер истәлегенә чыгарылган алтын медаль белән бүләкли.
Профессор Нәсимә Шәрәфетдинова фәнни-педагогик эшчәнлек өлкәсендә зур уңышларга ирешә: 1999 елны кандидатлык диссертациясен яклый һәм доцент була, 2007 елдан бирле чит телләр кафедрасын җитәкли, 2012 елда профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул 120 дән артык фәнни хезмәт, 2 монография һәм 19 дәреслек авторы. Өч дәреслеге Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы Грифына лаек булды һәм Мәскәүдә басылып чыкты.
Профессор Шәрәфетдинованың чит ил фәнни даирәләре белән киң Халыкара элемтәләре бар: ул Халыкара конференцияләрдә күп мәртәбә чыгыш ясый, Германия, Франция, Австрия, Румыния, Венгрия, Польша, Кытай, Индия, Греция университетларында лекцияләр укый. Күп тапкырлар Германия академик алмашулар хезмәте (ОААГ)) грантына лаек була һәм шул хисапка Германия университетларында фәнни тикшеренүләр алып бара (мәсәлән 2001, 2005 елларда Берлин һәм Мюнхен техник университетларында).
Күп санлы бүләкләр һәм грамоталар арасында Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары да бар.
Халидә апа белән уку алдынгысы Нәсимәнең балачак елларын искә алып сөйләштек, хатирәләр яңарттык.
- Бөек кешеләр гадилекләре белән аерылып торалар, нинди иде Нәсимә-укучы?
- Сәет белән Рифаның олы баласы Нәсимә, Илдар, Вәсимә, Гөлнур, Гөлназ - һәммәсе хезмәт үрнәгендә тәрбияләнделәр гаиләдә. Хуҗалык эшләренә, аш-суга, кул эшләренә кечкенәдән өйрәнеп үстеләр. Инәкәй (әтиләренең әнисе) дәресләр әзерләгәндә дә булыша иде үзләренә. Балалар Аллаһка ышанып, намуслы, шәфкатьле, өлкәннәрне, туганнарны ихтирам итәргә өйрәнеп үстеләр. Бишесе дә югары белем алды. Нәсимә кечкенәдән бик тырыш булды. Табигатьне яратты, төрле җиләк-җимешләр, дару үләннәре җыеп, киптереп аптекага тапшыра иде. Гаиләгә азмы-күпме ярдәм итәргә тырышты гел. Шул акчаларга үзенә төрле
китаплар, сүзлекләр кайтартты. Немец телен төннәр буе йокламый өйрәнә иде, өстәмә шөгыльләнде. Башлаган эшен һәрчак ахырга кадәр башкарып чыкты. Беркайчан да телләрне бутап сөйләшмәде. Саф татарча, русча, немецча, инглизчә чиста аралашты.
- Нәсимә апа ана буларак та үзенең гаилә үрнәгенә таянган, балалары, гаиләсе - горурлыгы.
- Буа районы егете Мансур белән бер-берсенә тиң булып яшәп, ике ул үстерделәр. Мансур - энергетик. Уллары Илгизәр Ульяновск дәүләт техник университетын тәмамлап, шунда укыта - математика һәм информатика укыту теориясе һәм технологияләре кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты. Илсур шул ук университетның радиотехника факультетын тәмамлап, инженер булып эшли. Икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Нәсимә - гаиләсенең йөзек кашы. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләр дә үстерә ул. Оныклары Дарина һәм Самирны тәрбияләүдә дә таяныч. Ял көннәрендә алар белән театрларга, музейларга бара. Киленнәренә дә, кызым, дип кенә эндәшә. Ике як туганнарын да тигез күреп, ярдәмләшеп яши, Мансурның терәге. Эшендә таләпчән, гадел җитәкче. Нәсимә эш белән гаиләне тигез күреп, икесендә дә кадерле булып, хөрмәтләнеп яшәүче хатын-кыз. Гаиләдә ир хатыны, әни, дәү әни буларак та үз-үзен тапкан һәм бәхетле.
Ветеран укытучы Халидә апа белән сөйләшкәндә бүгенге көндә белем бирү системасында гаять тә мөһим урын алып торучы гаилә, хезмәт тәрбиясе, тулы гаиләдә әби, бабайның киңәшләре, ярдәмче булулары хакында да шул рәвешле гади һәм җылы итеп сөйләштек. Алда әйткәнчә, гадилектә - бөеклек, инкарь итеп булмый моны.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев